«Хәлимә» фильмы Даккадагы Халыкара кино фестиваленең бәйге битенә кертелгән

10 нчы гыйнвардан 18 нче гыйнварга кадәр Бангладеш дәүләте башкаласы – Дакка шәһәрендә 17 нче Халыкара кино фестивале (DIFF) уза. Кино чарасының бәйге битенә Татарстанның «Хәлимә» фильмы кертелгән. Режиссёр Юлия Захарова фильмы «Хатын-кыз кинематография әһелләре» бүлегендә катнаша.

Быел фестиваль барлыгы 72 илне берләштерә. Күрсәтү өчен 220 кино лентасы тәкъдим ителәчәк. Фестиваль программасына «Азия киносы», «Ретроспектива» (Азия, Африка, Латин Америкасы һәм Ауропа фильмнары катнаша ала), «Бангладеш панорамасы», «Дөнья киносы» (бер фильм тамашачы мәхәббәте бүләгенә лаек була), «Балалар фильмнары», «Кыска метражлы һәм ирекле фильмнар», «Хатын-кыз кинематография әһелләре» һәм «Рухи фильмнар» бәйге бүлекләре кертелгән.

Даккадагы Халыкара кино фестивале 1992 нче елдан башлап уздырыла. Әлеге чара Бангладешның иң мәртәбәле кино фестивале исәпләнә. Чараны уздыру белән Rainbow Film Society дөньякүләм танылган кино клубы шөгыльләнә. Фестивальнең төп бурычы – Бангладеш яшәүчеләрен дөньяның төрле илләрендә төшерелгән иң танылган филмнар белән таныштыру һәм Бангладеш кино сәнгатен үстерү.

Шуның өстенә, фестиваль барышында Dhaka Cine Workshop берләшмәсенең хатын-кыз кинематография әһелләре, яшь режиссёрлар, кино тәнкыйтьчеләре һәм кино журналистлары очрашулары узачак. Әлеге тантананы Бангладеш Халыкара кино тәнкыйтьчеләре Берләшмәсе үткәрә.


***
«Хәлимә» фильмы Татарстан фильмнары арасында иң зур уңыш казанган фильмнарның берсе санала. Аның исәбендә дөньякүләм фестивальләрнең түбәндәге бүләкләре бар:

• XIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале, Рәсәй кино белгечләре һәм тәнкыйтьчеләре берләшмәсенең «Ак фил» бүләге;

• Calcutta International Cult Film Festival (Һиндстан), «Дин турында иң яхшы фильм» бүләге;

• Cult Critic Movie Awards (Һиндстан), кино тәнкыйтьчеләреннән «Дин турында иң яхшы фильм» бүләге;

• Move me Productions Belgium-Festival Бельгия кино фестиваленең финал катнашучысы;

• ARFF Berlin// International Awards Алман иле кино фестиваленең төп бәйге катнашучысы;

• Religion Today Film Festival Италия кино фестивале катнашучысы;

• Мисырның Асуан Халыкара хатын-кыз киносы фестиваленең бәйгедән тыш катнашучысы;

• Казахстанның Евразия Халыкара кино фестиваленең бәйгедән тыш катнашучысы;

• Рәсәйнең «Catharsis» Халыкара кино фестиваленең ярымфинал катнашучысы.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз