«Хәлимә» ярыша башлады: Даккада Халыкара кино фестивале ачыла

Унынчы гыйнварда «Иң яхшы фильм, иң яхшы тамашачы, иң яхшы җәмгыять» шигаре астында Дакка шәһәрендә XVII Халыкара кино фестивале (DIFF) ачыла. Ачылыш тантанасы Милли музейның төп залында узды.

Шулай ук әлеге фестивальдә «Татаркино» җитәкчесе Миләүшә Айтуганова халыкара жюри составында Татарстанны тәкъдим итәчәк. Бәйге программасына Юлия Захарованың «Хәлимә» фильмы кертелгән. Татарстан лентасы «Хатын-кыз кинематография әһелләре» бүлегенә теркәлгән.

Ачылыш тантанасында Бангладеш дәүләтенең тышкы эшләр министры Шәрияр Ләмә чыгыш ясады. Тантананың төп кунагы – элеккеге икътисад министры Әбел Мәл Әбдел Мохит.

Фестивальне төрек режиссеры Әндәс Хәҗнедәруглының «Кунак» фильмы ачып җибәрде.

Кино фестивале җитәкчесе Әхмәд Мөзтәбә Җамал «Бангладеш панорамасы» бүлеге җиңүчесе быел Халыкара кино матбугаты бүләген (FIPRESCI) алачак дип хәбәр итте. «Әлеге бүләк һәр режиссер өчен мактаулы. Без быел әлеге мактаулы бүләкне бер Бангладеш режиссеры алачагына чиксез шатбыз».

Фестивальнең ретроспектива бүлегендә серб режиссеры Горан Паскалевич бүләге белән билгеләнгән җиде фильм күрсәтеләчәк. Шулай ук шушы ук бүлектә яшь режиссерлар өчен матбугат очрашуы да каралган.

11 һәм 12 нче гыйнварда Альянсе Франсеза де Дакка бинасында V Халыкара хатын-кыз кинематография әһелләре очрашуы уза. Быел тамашачылар беренче мәртәбә «Көнбатыш Көнчыгышны каршы ала» режиссерлар интерактив сессиясен күзәтә ала. Очрашу 14 нче гыйнварда узачак.

Һәр көнне фестиваль барышында 17 балалар фильмы күрсәтеләчәк, балалар өчен керү бушлай оештырыла. Моннан тыш, Үзәк китапханә режиссер, продюсер, оештыручылар һәм тамашачылар катнашында интерактив очрашулар уздыра.

1992 нче елдан башлап, DIFF фестивале Бангладеш кино индустриясен соңгы елларда каплап алган түбән сыйфатлы фильмнардан аза итү бурычын үти. Шулай ук чара яшь режиссерлар өчен юллар ача, аларның дөньяның атаклы кино җитештерү алымнары белән танышуына мөмкинлек тудыра.

Һәр елда DIFF фестивале Rainbow кино Җәмгыяте тарафыннан оештырыла. Әлеге оешма 1977 нче елдан башлап Бангладешта дөрес кинематография мәдәнитен урнаштыру буенча зур һәм мөһим эшчәнлек алып бара.

Шуның өстенә, фестиваль барышында Dhaka Cine Workshop берләшмәсенең хатын-кыз кинематография әһелләре, яшь режиссёрлар, кино тәнкыйтьчеләре һәм кино журналистлары очрашулары узачак. Әлеге тантананы Бангладеш Халыкара кино тәнкыйтьчеләре Берләшмәсе үткәрә.

Халыкара кино фестивале Дакка шәһәрендә 18 нче гыйнварда тәмамлана.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз