Татарстанда «Милли мультfest» дип аталган республикакүләм балалар кинофестивале узачак

Татарстанда «Милли мультfest» дип аталган республикакүләм балалар кинофестивале узачак. Кинофестивальгә татар телендәге анимацион мультфильмнар кабул ителә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова хәбәр итте.

«Без, Рамиль Төхвәттуллин тәкъдиме буенча, республикакүләм балалар кинофестивале игълан итәбез. Кинофестиваль анимацион фильмнар аша балалар һәм яшүсмерләрнең рухи һәм интеллектуаль кыйммәтләрен баетуга юнәлгән», - ди Миләүшә Ләбибовна.

Айтуганова сүзләренчә, Татарстанның кайбер районнарында әлеге юнәлештә эш алып барыла, тик мондый фестиваль республикада беренче тапкыр уздырыла.

«Кинофестиваль 3 этапта узачак. 1 этап – сайлап алу турлары – агымдагы елның 1 нче ноябреннән киләсе елның 30 нчы гыйнварына кадәр дәвам итәчәк. 3 зонада зональ этаплар узачак, ә аннан соң – ярымфинал. Балалар үз көчләрен «Мир» кинотеатрында, Балтач, Арча, Аксубай, Питрәчтә сынашачак. Өченче этап, финал, 26 апрельдә Казанда узачак», - дип ассызыклады «Татаркино» директоры.


Ул конкурска килгән хезмәтләрне кино өлкәсе осталарыннан торган жюри әгъзалары – кинопродюсерлар, режиссерлар, сценаристлар, актерлар, операторлар, композиторлар, кино белгечләре, кино тәнкыйтьчеләре бәяләячәген дә хәбәр итте.

1 урын җиңүчесенә 100 мең сум,  2 урын өчен 70 мең сум, 3 урын өчен 50 мең сумлык акчалата бүләк каралган.

Чыганак: Татар-информ
Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз