Татарстанның халык артисты, композитор, көрәшче Вил Усмановны юбилее белән котлау

Бүген Татарстанның халык артисты, композитор, көрәшче Вил Усмановның 55 яшьлек юбилее.

Хөрмәтле Вил Нургали улы!        

Гомер бәйрәмегез – 55 яшьлек юбилеегыз котлы булсын!

Музыка сәнгате тормышыбызны яңа төсләр белән баета, эстетик зәвык тәрбияли һәм күңелне дәвалый. Үз тормышын музыка белән бәйләгән кешеләр ярдәмендә җәмгыятьтә чын рухи башлангыч саклана, мәдәни кыйммәтләр югалмый. 

Композитор Сара Садыйкова: «Сүзләре тирән мәгънәле, матур төсмерле, моңлы, заман рухына туры килә торган ягымлы һәм уйчан җырлар кешеләр күңеленә ләззәт бирә, кешеләрдә әйбәт фикерләр уята. Җыр фикерсез була алмый» , - дигән. Сезнең иҗат моңа дәлил – һәр әсәрегез тыңлаучылар күңелен яулый. “Сез һаман бергә икән” , “Ике урам арасы”, “Юлымда синең эзләрең, суымда синең шәүлә”, “Син яшерен йолдыз мәллә?”, “Юкка түгел, юкка түгелдер”, “Ак чәчәкләр” җырлары, һичшиксез, татар җыр сәнгатенең алтын хитлары.

«Яланаяклы кыз», «Ак чәчәкләр», «Остазбикә», «Әпипә», «Сөмбел» кебек фильмнар өчен язылган иҗат җимешләрегез өчен аерым рәхмәт. Киләчәктә дә шул ук рухта дәвам итегез, безне – кино һәм җыр сәнгатен сөючеләрне гаҗәпләндерерлек, елатыр-көлдеререрлек, сокландырырлык эшләрегез күп булсын! Тормышыгыз да ноталар буенча барсын. Күңел түрегезгә һәрчак иң матур көйләр ишек шакысын.

Сезгә ныклы сәламәтлек һәм яхшы кәеф, креатив идеяләр, ихлас мәхәббәт һәм бетмәс-төкәнмәс бәхет телибез. Иҗатта кайнагыз, йөрәгегезне тыңлагыз, хыялларыгызга таба атлагыз!

Хөрмәт белән, "Татаркино" коллективы

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз