«Алтын минбар» XXI Казан халыкара кинофестиваленең ачылыш көнендә «Родина» кинотеатрында «Этник кино: үсеш нокталары» конкурстан тыш программасы тәкъдир ителде.
Һиндстан, Россия, Таҗикстаннан булган биш фильм кергән программаны сайлап алу комиссиясе рәисе, Яңа культурология институты директоры, тарих фәннәре кандидаты, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, ВГИК кино белеме методикаларын эшләү һәм сынау бүлеге начальнигы, РАНХиГС ИГСУ "Гражданлык җәмгыяте и социаль коммуникацияләр" фәнни-мәгариф үзәге эксперты, мәгариф өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе лауреаты (2021) Нина Кочеляева тәкъдир итте.
Сайлап алу комиссиясе рәисе кинотеатр тамашачыларын татарча сәламләп сүзен башлады: «Исәнмесез! Мин татарча белмәсәм дә, кинофестиваль вакытында өйрәнергә тырышам. Иртәдән үк килгән һәрбер тамашачыга рәхмәтемне белдерәм. "Алтын минбар" сезне яңа казанышларга рухландырыр, искиткеч уйларга һәм хисләргә этәрер дип ышанып калам. Без бүген этник кинога багышланган программабызны башлыйбыз. Дүрт документаль һәм уен фильмнары тәкъдим ителә. Беренчесе күренекле һинд режиссеры Прадип Курбаның “Элизиум” дигән эше».
Фильм 2025 елда Мәскәү 47нче халыкара кинофестивалендә (ММКФ) иң яхшы режиссерлык эшенә «Көмеш Изге Георгий» һәм «Иң яхшы фильм» номинациясендә «Алтын Изге Георгий» бүләкләренә лаек булды. Режиссер Прадип Курба иҗаты туган иле һәм халкы белән тирән бәйләнешен чагылдыра. Ул Төньяк-Көнчыгыш Һиндстанның үзенчәлеген, традицияләрен һәм социаль үзгәрешләрен күрсәтүгә ике дистә елдан артык вакытын багышлый.
«Картина оригинал кхаси телендә күрсәтелә. Исемнең туры мәгънәдә тәрҗемәсе - "Болытларда яшәүчеләр". Кинотасма утопия һәм шул ук вакытта антиутопия үзенчәлекләрен дә чагылдыра. Вакыйгалар 2047 елда бара. Фильм гаҗәеп визуаль образлар белән тулган, кхаси калкулыкларының матур пейзажлары күрсәтелгән. Персонажлар бергә шатлык, авырлыклар, өметсезлек кичерәләр һәм бу дөньяда иң мөһиме - бергә бердәм тору, бер-берсенә булышу икәнен аңлыйлар», - дип аңлатты Нина Кочеляева.
Шулай ук «Этник кино: үсеш нокталары» конкурстан тыш программасына Татарстан картинасы режиссер Нәсүр Йөрешбаевның «Беренче басма татар китабы эзләреннән» эше дә кертелгән. Фильм татар галиме, китап белгече-библиограф, филология фәннәре докторы Әбрәр Кәримуллинның тууына 100 ел тулуга багышланган.
Шулай ук тамашачылар Наталья Кадыйрованың "Мәдәни үзгәреш" (Россия) фильмын күрәчәкләр. Кинокартинада хәзерге заман күренешләре контекстында Россия халыкларының милли, мәдәни һәм иҗади үзенчәлекләре темасы ачыла.
Режиссер Пайрав Шәрифов "Ягноб" документаль фильмын тәкъдим итә (Таҗикстан). Кино караучылар Таҗикстанның төньягындагы Ягноб өязендә тирән тауларда яшәүче серле халык тормышы белән таныша алачак.
"Этник кино: үсеш нокталары" конкурстан тыш программасының йомгаклау фильмы режиссер Иван Головневның "Нивхов утравы" (Россия) була. Бу Сахалинның җирле халкы турында документаль әкият. Аларның традицияләре хәзерге заман өчен кирәкле аңлау булган җир читендәге кыргый яшәү шартларына адаптация тәҗрибәсен күрсәтә. Сахалин нивховларының язмышы утрауны үзләштерү һәм җирле мәдәни кыйммәтләре формалашу тарихын чагылдыра.
"Алтын минбар" XXI Казан халыкара кинофестивалендә тәкъдим ителгән этник кино төрле этник төркем вәкилләренең уникаль гореф-гадәтләре, традицияләре, ышанулары һәм көндәлек тормышы дөньясына “ачык тәрәзә” булып та хезмәт итә. Шулай иттереп, фестиваль, "Мәдәни багланышлар аша бердәмлек" девизын гәүдәләндереп, тамашачылар алдында дөнья мәдәниятләренең байлыгын ача.
Исегезгә төшерәбез, «Алтын минбар» фестивале Россия Федерациясе Мәдәният Министрлыгы ярдәме күрсәткән кино проектлары исемлегенә кертелде һәм «Россия - Ислам Дөньясы» стратегик күзаллау төркеме белән берлектә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә үткәрелә.