"Җиңүнең йөз юлы" һәм "Мир" кинотеатрында фильмны иҗат итүчеләр белән очрашу

25 сентябрьдә 12.00 сәгатьтә "Мир" кинотеатрында "Безнең заман герое" циклыннан махсус чара кысаларында "Җиңүнең йөз юлы" документаль фильмын күрсәтү һәм фильмны иҗат итүчеләр белән очрашу узачак.

Фильмда йөзләгән юл бер уртак юлга - Җиңүгә таба юлга берләштерелгән МХО (СВО) геройлары турында сөйләнелә.

Иҗади очрашу вакытында тамашачылар режиссер һәм сценарист Вера Соколова, шулай ук продюсер һәм идея авторы Андрей Стрельц белән аралаша алачак.

Тамашада алып баручы, "Татаркино" кинофестивальләре һәм кино чараларын оештыру бүлеге методисты Рәисә Харисова укучылар өчен викторина уздырачак һәм җиңүчеләргә истәлекле сувенирлар тапшырачак.

Патриотик чара Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.

Пушкин картасы буенча кулланыла.

Билетларны "Мир" кинотеатры сайтында сатып алырга мөмкин: https://kinoteatr-mir.ru/release/10063367?date=2025-09-25

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз