“Әниләр һәм бәбиләр” пьесасы буенча фильм төшерелә башлады

Киләсе елның 25 августында танылган драматург Туфан Миңнуллиның 90 еллыгы. Шул уңайдан “Татаркино” язучының “Әниләр һәм бәбиләр” драмасы буенча тулы метражлы фильм төшерә башлады.

“Әниләр һәм бәбиләр” 1984 елда язылган булса да, ул бүгенге заман өчен дә нык актуаль. Пьесада сүз гаилә, мәхәббәт, гореф-гадәтләргә бәйле мәңгелек темалар турында бара.

Фильмның беренче өлешләре 20 декабрьдә төшерелде. Баш рольләрне Әлмәт драма театры артисткасы Мәдинә Гайнуллина һәм Камал театры артисткасы Миләүшә Шәйхетдинова башкара. Фильмның режиссеры – Ирек Хафизов һәм Юлия Захарова, продюсеры – Миләүшә Айтуганова. Киносценарийны Айгөл Әхмәтгалиева язган.

Фильм татарча төшерелеп, русча субтитрлар белән күрсәтеләчәк. 

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=46116
Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз