«Оскар» премиясе Казанда мастер-класс үткәрә!

«Мир» кинотеатрында 8 сентябрь 16:00 сәгатьтә «Алтын минбар» XXI Казан халыкара кинофестиваленең жюри председателе Ресул Пукутти (Һиндстан) мастер-класс уздыра. Тавыш кую режиссеры, «Миллионер из трущоб» (“Чүплектән миллионер”) (Һиндстан) фильмына «Оскар» премиясе иясе үзенең кино эшчәнлегендәге тәҗрибәсе һәм нечкәлекләре турында бүлешәчәк.

 Керү регистрация аша ирекле: https://kinoteatr-mir.ru/release/10062369?date=2025-09-08

Мастер-класс алдыннан 13:30 сәгатьтә аның «Ялгыз» фильмы күрсәтелә. Бу С. Харихаранның «Качкан балалар» әсәрендәге мотивларына таянып, Ресул Пукуттиның режиссёрлык дебюты булган, драматик триллер жанрындагы малаялам телендә төшерелгән һинд фильмы.

Керү регистрация аша ирекле: https://kinoteatr-mir.ru/release/10062368?date=2025-09-08

 Ресул Пукутти һинд киносын халыкара дәрәҗәгә күтәргән данлыклы тавыш кую режиссеры һәм операторы. Аның һинд эстетикасын һәм технологияләрне үзенчәлекле ысулда берләштерә белүе кино эшчәнлегендә булган тавыш кую өлкәсендә зур хөрмәт казана.

Хезмәт юлы дәверендә Пукутти халыкара дан казанган 90лап фильм эшли. Аның тавыш кую өлкәсендәге бай тәҗрибәсе хәзер үзенең Мумбайдагы милли һәм халыкара проектлар өчен музыкаль эшләр тудыручы «Canaries Post Sound» тавыш кую режиссерлык үзәгендә дә кулланыла.

Шулай ук Ресул Пукутти актив рәвештә белем бирү эшчәнлегендә дә катнаша: Һиндстанның һәм чит илдә дә чакырулы лектор буларак кино мәктәпләрендә дәресләр бирә. Аның BBC каналына, Канал-4, Норвегия телевидениесына кебек проектлары нәфис һәм документаль фильмнар ясауда кабатланмаслыгын һәм осталыгын дәлилли.

Пукутти кино индустриясенә зур өлеш кертүе аның төрле бүләкләре билгели. Аның «Миллионер из трущоб» (“Чүплектән миллионер”) фильмындагы эшчәнләге Оскар Комитетыннан тавышны катнаштыру өлкәсендә абруйлы BAFTA һәм Cinema Audio Society (CAS) премияләре китерә. Ул Азия илләре арасында мондый бүләккә бердәнбер лаек булучы.

Хәзерге көндә Пукутти Кинематография сәнгате һәм фәннәр академиясе (Оскар комитеты) әгъзасы, фильмнарга тавыш кую режиссерлары Гильдия әгъзасы (MPSE) һәм Американының CAS (Cinema Audio Society) вәкиле.

 Дөньяның иң яхшы тавыш режиссерларының берсеннән осталык серләрен белүнең уникаль мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз