Бу каһарманлык дәвамчылыгы, ватанпәрвәрлек көче һәм илнең бердәмлеге, шулай ук 1941-1945 елларда Ватанны саклаучыларның һәм Махсус хәрби операция геройларының рухи бәйләнеше булып тора.
Фильмның нигезендә Бөек Ватан сугышы ветераны, 22нче артиллерия дивизиясенең өлкән лейтенанты, Берлин штурмында катнашучы Зәйтүнә Бакиевна Раимова; Россия геройлары Артур Лапшин, Нурсолтан Мөссәгалиев, Ерлан Уркумбаев, Сергей Панов һәм башка күп кенә Махсус хәрби операция хезмәткәрләре, волонтерларының тарихлары ята.
Фильм үзе, аның авторы Яшар Мәсимов билгеләп үткәнчә, Бөек Ватан сугышы ветераннарын, җирле конфликтларда катнашучыларны һәм СВО геройларын берләштерүче "буыннар арасындагы күпер" буларак куела.
Фильм идеясе авторга "Күпмилләтле Россия. Каһарманнар иле" исемле проект вакытында беренче әсәрен төшергәндә килә. Яңа фильмны Яшар Мәсимов "илне яклаган һәм әле дә яклаучыларның исемнәрен мәңгеләштерү" дигән мотивацияле омтылыш дип атый, шулай ук гражданнар фронтында ярдәм итүче волонтерларны, ярдәмчеләрне, маскировка челтәрләрен бәйләүче хатын-кызларны искә төшерә.