16 октябрьдә "Мир" кинотеатрында 15.00 сәгатьтә "Добробат" хәрби берләшмәсендә катнашучыларның музыкаль төркеменнән "Җиңүдән Җиңүгә" фильм-спектакленең бердәнбер тамашасы була.
Чара Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны Саклаучы елына багышланган.
Сезне төркем әгъзалары - солист, сүз һәм музыка авторы - Иван Хомяков, төркемнең соло гитаристы һәм вокалисты - Павел Шишкин, төркемнең бас-гитаристы һәм бэк-вокалисты - Никита Мусин белән эксклюзив әңгәмә көтә.
Чараны алып баручы - ТР "Татаркино" дәүләт бюджет учреждениесенең кинофестивальләр һәм кино чараларын оештыру бүлеге башлыгы Светлана Говорунова.
Сезне көтеп калабыз!
Мир кинотеатры, Достоевский, 30.
Теркәлү аша керү ирекле: https://kinoteatr-mir.ru/release/10065011?date=2025-10-16
