19 ноябрьдә «Кино + театр» проекты кысаларында «Авыл эте - Акбай» спектакле күрсәтеләчәк

5 ноябрьдән башлап 10 декабрьгә кадәр Казанның «Мир» кинотеатрында «Татаркино» мәдәният учреждениесенең Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры белән берлектә тормышка ашырылучы «Кино+Театр» проекты чаралары узачак. Әлеге уникаль проект ярдәмендә экраннарда Камал театрының репертуарда булмаган легендар спектакльләре «җанлана».

19 ноябрь көнне режиссер Лилия Әхмәтованың балалар өчен күңелле, маҗаралы «Авыл эте - Акбай» әкиятенең видеоязмасы күрсәтеләчәк. Туфан Миңнуллин әсәренә нигезләнгән әлеге музыкаль спектакль театр репертуарында 2013-2017 нче елларда барган. Әкият нәни тамашачылар аудиториясе өчен яраклаштырылган, һәркемне көтеп калабыз!

Спектакль язмасын күрсәткәннән соң, Татарстанның халык артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Камал исемендәге Татар академия театры музее мөдире Луара Шакирҗанова белән иҗади очрашу узачак.

Спектакльләренең видеоверсияләре рус субтитрлары белән татар телендә күрсәтелә. Билетлар «Мир» кинотеатры сайтында һәм кассасында. Чара һәр якшәмбе 12 сәгатьтә башлана.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз