20 февральдә Әлмәт шәһәренең "Алмет" иҗтимагый үзәгендә "Кара урман" нәфис фильмы күрсәтелде

20 февральдә Әлмәтнең "Алмет" иҗтимагый үзәгендә режиссер Радик Кудояровның «Черный лес» ("Кара урман") нәфис фильмы күрсәтелде.

Кичәнең кульминациясе булып Муса Җәлил ролен башкарган Татарстан Республикасының атказанган артисты Зөлфәт Закиров белән очрашу торды. Актер әлмәтлеләр белән роль өстендә эшләү белән бәйле иҗади кичерешләре белән генә түгел, ә шагыйрь-герой образын булдыру юлында аны озаткан гаҗәеп мистик очраклыклар белән дә уртаклашты.

Мәсәлән, төшерүләр буенча Мәскәүдән Беларусиягә очканда, самолет Муса Җәлил хөрмәтенә аталган була. Бу факт, актер сүзләре буенча, аның өчен сайланган юлның дөреслеген раслаучы көчле билге булып торган. "Көн саен, "камера, мотор, төшерәбез" дигән сүзләрдән соң, мин кино төшерү мәйданында булмаган кебек хис итеп мине нәрсәдер үзеннән-үзе алып баргандай булды. Хәзер фильмнан өземтә китерүне сорагач та, яңадан бу хисне инде кабатлап булмый, чөнки ул вакыттагысы, ул вакытта калган", - дип бүлеште Зөлфәт.

Әлмәт халкы Зөлфәт Закировны ихлас җылы каршы алды. Шулай ук фильмны төшерү төркеменә тирән рәхмәтләрен белдерделәр.

Очрашу ахырында Зөлфәт Муса Җәлил шәхесе турында үз фикерләре белән уртаклашты: "Ул моны ни өчен эшләгәнен белә иде, аның берничә тапкыр качу мөмкинлеге дә бар иде, ләкин ул беренче чиратта үз гаиләсенә, Ватанына тугры кала. Бу - бөек шагыйребезнең чын батырлыгы".

Искәртеп узабыз, "Кара урман" фильмы Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан киң прокатка чыкты. Сюжет үзәгендә сугышның һәм әсирлекнең фаҗигале вакыйгалары гына түгел, ә геройның һәм аның белән булган теләктәш дусларының сугыш һәм әсирлекнең кырыс шартларында авыр әхлакый сайлау алдында калулары да тора.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз