24 март көнне «Мир» кинотеатрында «Семейный код: беседа о главном» ("Гаилә коды: мөһим әңгәмә") исемле документаль фильм күрсәтелде. «Молодежь и дети» («Яшьләр һәм балалар») милли проекты кысаларында иҗат ителгән бу картина җәмгыятьнең, дәүләтнең нигезе һәм һәр кешенең эчке таянычы булып торган гаилә кыйммәтләре, буыннар дәвамлыгы һәм үзара җаваплылык темасына багышланган.
Фильм интервьюлар сериясеннән тора, анда герой-гаиләләр үзләренең тарихлары, уйланулары һәм ныклы мөнәсәбәтләр кору серләре белән уртаклаша. Тамашачылар күренекле табиб һәм эшмәкәр Ильяс һәм Әлфия Нуриевлар гаиләсе, Равил хәзрәт һәм Галия Зөферовлар гаиләсе, Ярослав Атакай һәм Ксения Петрущенковлар гаиләсе, Илнар һәм Камилла Хафизовларның күп балалы гаиләсе, шулай ук Денис һәм Алсу Капустиннарның яшь гаиләсе белән таныша алдылар.
"Бу картинаның максаты – гаилә кыйммәтләренә, ныклы гаилә төзүнең кирәклегенә игътибар итү. Гаилә - тормышыбызда иң мөһим шәхес нигезләре салына торган җәмгыятьнең төп ячейкасы», - дип уртаклашты Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.
Картинаның режиссеры Олег Самойлов фильм төшерү турында сөйләде. Ул башта бу гаилә елы кысаларында фотопроект булды, дип уртаклашты: "Без төрле гаиләләрне төшердек һәм гаиләләрнең бик төрле булуын күрсәтергә теләдек, кемдәдер бер бала, кемдәдер сигез, әмма барысын да мәхәббәт һәм үзара мөнәсәбәтләр берләштерә. Аннары интервью белән фильм-подкаст төшерү идеясе туды, анда гаиләләр үз тарихлары белән уртаклаша: ничек танышканнар, гаилә ничек формалашкан, нинди кыенлыклар бергә үтәргә туры килгән».
Кинотеатр холлында күргәзмә оештырылды, анда конкурста җиңүчеләрнең туй фотолары күрсәтелде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге конкурс йомгаклары буенча сиксән пар туй тантанасын оештыруга грантлар алды.
Чара Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан «Татарстан – территория возможностей» («Татарстан – мөмкинлекләр территориясе») автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә оештырылды.