27 август - Россия киносы көне!


Кадерле дуслар!
Безнең бүген профессиональ бәйрәмебез - Россия киносы көне.
Нәкъ менә бүген илебездә кинематография өлкәсендә катнашкан барлык хезмәткәрләрне дә котлау һәм зур рәхмәт белдерү көне.  Экранда могҗиза тудыручы һәркемгә - режиссерларга, сценарий авторларына, операторларга, монтажерларга, актерларга һәм башка бик күп кино өлкәсендә катнашучыларга  хөрмәтебезне белдерәбез.
Сезнең иҗат җимешләрегез һәрвакыт тамашачылар күңеленә үтеп керсен, ә инде илебез фильмнары бөтен дөнья буйлап үз караучыларын тапсын!  
Сезгә иҗади уңышлар, илһам чишмәләрегез саекмыйча куйган теләк-максатларыгызга ирешеп алга барырга һәм күтәренке рух,  бәхет, сәламәтлек, тормышта бәрәкәт телибез!
Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз