4 мартта "Мир" кинотеатрында "Телсез күке" фильмы күрсәтелде

4 мартта "Мир" кинотеатрында режиссер Рәүф Кубаевның "Телсез күке" фильмы күрсәтелде. Тамашадан соң Татарстан Республикасының атказанган артисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова белән җылы иҗади очрашу булды.

Сәйдә Мөхәммәтҗанова Кәшифә роле аның өчен кинода төшүдәге беренче роль булуын әйтте. Ул үзенең катнашуындагы күренешләрне төшерү көзнең ахырында Яшел Үзән районының матур урманында үткәрелүен билгеләде. Ул шулай ук совет солдаты Зариф ролен башкарган Илсаф Назиповка рәхмәтен белдерде. Ул аңа кино төшерү мәйданында, шул исәптән атка менгән күренешендә үзенә бик зур ярдәм итүен билгеләп үтте.

Чара ТР ДБМУ "Татаркино" тарафыннан оештырылган "Экрандагы әдәбият" проекты кысаларында узды. Алып баручы, кинофестивальләр һәм кино чараларын оештыру бүлеге методисты Рәис Харисов күренекле татар язучысы, драматург һәм шагыйрь Зөлфәт Хәкимнең иҗаты белән таныштырды. "Телсез күке" пьесасы өчен ул 2009 елда Г.Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты була. Зөлфәт Хәким үзе дә кино төшерүдә катнаша, олы Зариф ролен башкара.

Чарада "Кече бизнес һәм эшкуарлык колледжы" студентлары һәм 98 нче мәктәп укучылары катнашты.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз