6 декабрьдә Регионара "Милли мультFest" балалар кинофестивалендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була

6 декабрьдә Регионара "Милли мультFest"  балалар кинофестивалендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була.
Яшь аниматорлар һәм "А1002 анимация мәктәбе" призерлары 2024 елда "Милли мультFest" та катнашудагы тәэсирләре белән уртаклаштылар.
 
"Милли мультFest" - укучыларыбыз өчен анимация һәм илһам чыганагы алу бәйрәме! Ел саен яшь талантларыбыз кинофестивальдә катнашу мөмкинлеген түземсезлек белән көтә. Һәрвакыт  бу безнең "А1002 анимация мәктәбе" өчен зур чара һәм чын бәйрәм. Без Татарстан Республикасы территориясендә шундый искиткеч чаралар үткәрелүенә чиксез шат! Бу конкурс кына түгел, ә аерым бер галәм. Шулай ук "Милли мультFest" – ярышларда сыналу гына түгел, ә үсеш, тәҗрибә уртаклашу һәм анимация буенча җәмгыятебезне ныгытуга юнәлтелгән бәяләп бетергесез мөмкинлек".
 
Исегезгә төшерәбез, Республика балалар кинофестивале "Милли мультFest"та катнашу өчен гаризалар кабул итү 2025 елның 1 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.
Конкурс ике номинациядә уза:
* Татар телендәге анимацион фильмнар
* Татар телендә кыска метражлы уен фильмнары.
Конкурста 7 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар яки иҗат коллективлары катнаша ала.
Катнашучылардан пластилин, кәгазь анимация, шулай ук заманча графика кебек төрле техникада башкарылган эшләр кабул ителә. Кинофестивальнең призлы урыннарына ия булучылар акчалата бүләкләр алачак. Барлык конкурс эшләре дә татар телендә булырга тиеш.
Фильмнар DVD, mkv, mp4, avi форматында кабул ителә: millimultfest@tatarkino.ru


Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз