«823 километр» фильмы әзер, ләкин киң җәмәгатьчелеккә әлегә күрсәтелмиячәк

Әмирхан Еники хикәяләре нигезләнгән «823 километр» фильмы «Мир» кинотеатрында премьера алдыннан ябык күрсәтелде. Әлегә премьера һәм прокат вакыты билгеле түгел.

 «Бу премьера түгел. Фестивальләрне үтми торып без премьера ясамыйбыз. Бу фокус-төркемгә ябык күрсәтү. Бирегә фильмны төшерүгә катнашы булган һәм татар киносына битараф булмаган кешеләр җыелган», – диде фильмның продюсеры, «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова.

Фильм татар әдәбияты классигы Әмирхан Еники әсәрләре мотивлары буенча режиссерлар Ирек Хафизов һәм Әмир Галиәскаров тарафыннан төшерелгән.

Фильмда Әмирхан Еникиның өч әсәре – «Кем җырлады», «Матурлык» һәм «Бер генә сәгатькә» хикәяләре берләштерелгән. Валерея Байкиева тарафыннан рус телендә язылган киносценарийны Әмирхан Еники иҗатын өйрәнүче әдәбият галиме Гөлфия Гайнуллина язучы теленә якынлаштырып тәрҗемә иткән.

«Барысын да эшләп чыккансыз – булдыргансыз. Сценарийны тәрҗемә итүче буларак, мин Әмирхан Еникиның үз текстларын кертүне дә кирәк дип таптым. Кайбер өлешләрдә Әмирхан Еники әсәрләреннән шушы текстка туры килгән өлешләрне кертеп урнаштырдым һәм кирәк дип санадым», – диде Гөлфия Гайнуллина.

 Галимә кинода яшьләрнең катнашуын билгеләп үтте. «Әмирхан Еникидән башланган хезмәт юлыгыз югары үрләргә күтәреләчәк. Бер тапкыр Әмирхан Еники теленә кагылсагыз, сез аны онытмассыз», - диде ул.

Фильмны карарга Әмирхан Еникинең кызы Флера һәм туганнары да килгән иде. Ул фильмны төшерүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде һәм кайбер җитешсезлекләр турында фикерләрен әйтеп үтте.

«Мин Ирек Хафизов өчен бик борчылдым. Ул бит беренче тапкыр кино төшерә. Кинода чынлык та, фальшь та бик тиз күренә – алдашып булмый. Иң мөһиме – атмосфера бар. Минем дә әтием белән шундый ук конфликт булды. Ә инде фильмның үзенә килгәндә, әйтелеп бетмәгән урыннар, буш диалоглар бар», - диде Татарстан кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров.

Ул фильмда катнашкан артистларга, аерым алганда, Илдар Хәйруллин белән Алсу Гайнуллинага рәхмәтләрен җиткерде, аларны фильмның бизәге дип атады. Фильм буенча киносценарист Мансур Гыйләҗев, Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да фикерләрен җиткерде, дип яза "Татар-Информ" МА. 

be7ae2625c7c090e080c62026cef02cf.jpg

b4cffd2ea960c6976f9177ed3de5a08c.jpg

2f86038a607f20abde433b1136dd02cd.jpg
f30b8c780b2815c0a9ad194c25ce65a9.jpg
Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз