Актер Константин Раскатов һәм "Кара урман әкиятләре" фильмының иҗат төркеме белән очрашу

"Алтын минбар" XXI Казан  халыкара кинофестивале кысаларында 6 сентябрьдә "Мир" кинотеатрында "Кара урман әкиятләре" фэнтези фильмы күрсәтелде.

Кинотасмада вакыйга үзенең килеп чыгышы тарихын белү теләге белән кара урманга юл тоткан яшь Василисса турында бара. Эчтәлеге ягыннан күбрәк аңлау барган саен аның урмандагы кара көчләр белән ниндидер бәйлелеге ачыклана. Тамаша вакытында залда атмосфера үзгәрүчән булды: тамашачылар Василиссага авыр мизгелләрендә борчыла һәм җиңүләрдә чын күңелдән шатланып утырды.

Фильм Мария Малухинаның "Василисса" пьесасы нигезендә төшерелгән. Төп рольләрне һәркемгә билгеле актерлар башкара: Николай Наумов, "Реальные пацаны" сериалындагы роле белән танылган, "Тайны следствия" телесериалы буенча билгеле Анна Ковальчук, театр һәм кино актрисасы, шулай ук яшь Екатерина Суворова - кино актриса. Фильмның төп антагонисты һәм композиторы кино һәм дубляж актеры, кинорежиссёр, сценарист, җырчы һәм музыкант Алексей Воробьев булып тора.

Төп геройның партнерын "Мир" кинотеатрына тамашачылар белән иҗади очрашуга килгән театр һәм кино актеры Константин Раскатов уйный. Актер тамашачылар белән диалогка ачык һәм юмор хисле иде, сорауларга шул рәвешле тулысынча җавап бирде. Актер тамашачыга фильм төшерү вакытындагы куркыныч, ләкин кызыклы очрак белән бүлеште. Белояр образы өчен - Константин персонажы чын пычаклар куллана, һәм авыр күренешләрнең берсендә пычак актерның аягындагы артерияне кисеп ала. Ләкин ул төшерү процессын туктатырга теләми, шуңа күрә яралы килеш төшерүне дәвам иттерүләрен сорый. Фильм продюсеры И.О. Архипов бу вакыйга аның өчен уникаль булуын искәртте.

Очрашу ахырында фильмның иҗат төркеме тамашачыларга һәм Казан халкына яхшы кабул иткәннәре өчен рәхмәт белдерде, һәм шулай ук "Алтын минбар" Казан халыкара кинофестивалендә катнашу алар өчен хөрмәт һәм зур дәрәҗә булуын билгеләп үтте.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз