«Алтын минбар» XXI Казан халыкара кинофестивале 5 сентябрьдә үз эшен башлап җибәрә. Быел кинофестивальнең ачылу фильмы итеп Александр Далматовның «Кырык дүртнең май аенда» картинасы билгеләнде.
Әлеге фильмны сайлау очраклы гына түгел. Биредә безнең илебез тарихы өчен мөһим этап булып торган Бөек Ватан сугышы вакыйгалары тасвирлана. Фильмның сюжеты язмышлары фашизма каршы геройларча көрәш алып баручы гади халык тормышын сүрәтли.
Нурихан Фәттах әсәре буенча экранлаштырылган «Кырык дүртнең май аенда» фильмы кеше рухының никадәр нык булуын, ирекле тормышка өмет итеп ышануын күрсәтә. Сюжеттагы вакыйгалар, яу кырында ятып калган сөйгән яры Азатны югалткан, Хәмдия язмышы тирәсендә бара.
Авылдаш хатыннар белән бергә Хәмдия Свердловск өлкәсенә урманда агач әзерләү һәм торф чыгару эшләренә җибәрелә. Шулвакытта аның улы да туа. Кырык дүртенче елның язында урман агачы әзерләү җиренә комиссия килеп Хәмдиянең законсыз туган улын балалар йортына җибәрергә җыена. Үзенең нарасыен гомерлеккә югалтачагын аңлаган Хәмдия җинаятькә барырга карар кыла. Ул заманда хәрби хокук буенча җиде елга хөкем ителәчәк адым - урам кисү эшеннән качып китү санала.
Төп рольне Резедә Сәләхова башкара. Шулай ук фильмда безгә билге актерлар Зөлфирә Зарипова, Равил Шәрәфиев, Дания Нуруллина, Алсу Гайнуллина, Хәлимә Искәндәрова да катнаша. Кинотасманың музыкасын композитор Миләүшә Хәйруллина эшли.
Тамашачыны сугыш елларына алып кертүче «Кырык дүртнең май аенда» фильмында чынбарлыкны сүрәтләү белән бергә образларның хис-кичерешләре дә төгәл бирелгән. Яшь буынга бүген мондый фильмнарны күрсәтү, киләчәкнең якты тормышына дип көрәшкән геройларга хәтер саклау һәм шул чорны тирән аңлау өчен дә бик кирәк.
Шулай иттереп, Ватанны саклаучылар елында һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгында «Алтын минбар» XXI Казан халыкара кинофестивале кино сәнгате аша тарихи хәтерне саклаучы, ил язмышын тасвирлаган картина белән башланып китә. «Кырык дүртнең май аенда» фильмын фестивальнең бөтен мәйданчыкларында - «Мир», «Алмаз Синема Родина» кинотеатрлары һәм Камал театрының Камеры залында да карарга мөмкин.