«Алтын минбар» кинофестиваленең Халыкара питчингы шорт-битенә 14 проект кергән

«Алтын минбар» XXI Казан кинофестиваленең Халыкара кинопроектлар питчингы шорт-бите игълан ителде. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән булган авторларның 14 уникаль һәм төрле планлы проектлары кертелгән. Конкурста катнашучыларның мөһим үзенчәлеге булып регионара партнерлык һәм үзара мәдәни багланышларны Татарстан Республикасы белән берлектә иҗади уй-омтылышларын да бәйләү тора.

Быел питчингта тәкъдир ителүче проектлар кинематография сәнгатен төрле яктан ачырлык күп кенә жанрларда күрсәтелә:

·     «Блондинка Фатыйма, Мисыр патшабикәсе булган рус хатыны» киносценариясе тамашачыны борынгы заманда Мисыр патшасының хатыны булган, әсир төшкән рус кызының язмышы белән таныштыра. Хәзерге заман карашы һәм сәяхәте аша фильмда буыннар бәйлелеге белән үткәннәр серен тарих күзлегеннән бәйләп карау күрсәтелә.

·     «Багдадта бер төн» проекты мифология белән реализмны берләштергән Көнчыгыш һәм исламга карата тирән кызыксынуны яктырта. 

·     «Солдат анасы» картинасы Ана йөрәгенең рухи көчен һәм милли үзаңның мөһимлеген Бөек Ватан сугышы атмосферасы аша гәүдәләндерә.

·     «Соңгы Планета» фантастик фильмы кешелек яшәешендә булган экзистенциаль сорауларны өйрәнеп тамашачыны киләчәккә алып кереп китә.  

·     «Анар агачының урыны» дигән Иран проектында анар агачы вакыт бәйләнешен һәм туган йорт хатирәсен гәүдәләндергән символика буларак төрле чорлардагы хатын-кызларның язмышларын берләштерә.

·     «Шамакай» драмасында сүз тормыш авырлыкларына бирешмәгән һәм үзенең җылы күңелен дөньяга киң итеп ачарга әзер булган, сәламәтлеге үсеше ягыннан үзенчәлекләргә ия булган малай турында бара.

·     Россия һәм Сүрия мәдәниятләре аша күпер салучы «Авыр вакыт» романтик картинасы хәтта сугыш шартларында да үзара кешелек мөнәсәбәтләрендә җылы хисләр булу мөмкинлеген күрсәтә.

·     Татарстан һәм Үзбәкстан белән берлектә реаль вакыйгаларга нигезләнеп төшерелгән «Томаннан аваз» фаҗига-фильмы очыш куркынычсызлыгы һәм кеше рухының эчке көче темаларына кагыла.

·     «Гасырлар аша» дип аталган тарихи мөһим проект Идел буе Болгары халыкларының язмышларын тасвирлап мәдәни мирасны саклауга басым ясый.

·     «Җәй маҗаралары» дип аталган роуд-муви жанрындагы юл киносы тамашачыга яшь герой белән бергә Беларусиянең матур урыннары аша сәяхәт итәргә тәкъдим итә. Әлеге фильм гаилә ныклыгы һәм буыннар арасындагы дуслык темасын күтәрә. ·     «Дустым»  дип аталган Татарстанда төшерелгән психологик комедиясе безгә дуслыкның кадерен белү кирәклеге һәм көндәлек тормышның алдан нәрсә әзерләп торуын күреп булмаганлыгын искәртә.

·     «Тихон» тарихи драмасы балкар халкын депортацияләү фаҗигасен яктырта һәм бу вакытта гади руханиның әхлакый ныклыгына соклану күрсәтә.  

·     «Мәхәббәт һәм ул гына түгел» диелгән социаль сатира элементлары кертелгән комедия сюжеты тамашачыны уңмас- актерның мәңгелек проблемасы - иҗади кризисы аша профессиональ үсеш белән беррәттән шәхси үсешнең дә мөһимлеген аңларга ярдәм итә.

·     Ниһаять, «Язмыш» дип аталган төрки мистика проекты табигать һәм кеше арасындагы гармонияне күрсәтә, казакъ далаларының матурлыгын һәм мөселман кунакчыллыгының тирән традицияләрен данлый.

Әлеге эшләрне тәкъдир итү һәм яклау 7 сентябрьдә Казан дәүләт мәдәният институтында узачак.

Халыкара питчингның оештыру комитеты барлыгы 108 гариза кабул иткән. Татарстан Республикасы белән уртак 23 ил һәм Россия Федерациясенең 22 субъекты эшләре игълан ителде. Тәкъдим ителгән эшләр төрле жанрларда бирелгән: тарихи вакыйгалар, социаль драма, гаилә турында һәм романтик хикәяләр, детектив һәм триллер, комедия, фәнни фантастика һәм маҗаралар, фантазия жанры һәм әкиятләр.

Проектларның төп темалары булып социаль тигезлек, тарихи хәтер, милли үзаң, гаилә кыйммәтләре, шәхеснең рухи борчылу һәм үсеш мәсьәләләре тора. Аеруча яшьләргә тормыш юлын сайлау, үзеңне һәм тирә-юньне кабул итү, һәм җәмгыятьтәге шәхси миссиясен һәм бурычын тормышка ашыру кебек яшьлек проблемаларына басым ясала.

Гаризалар географиясе дөньяның төрле җирләрен колачлый:  Россия, Көньяк Азия (Һиндстан, Пакыстан, Бангладеш) һәм Урта Азия (Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан) илләреннән алып  Европа (Франция, Германия, Польша) һәм Якын Көнчыгыш (Азәрбайҗан, Төркия, Иран, Сүрия, Мисыр) илләренә кадәр.  Башкортостан Республикасы, Новосибирск, Калининград, Свердловск, Түбән Новгород, Пермь, Краснодар өлкәләре, Дагыстан Республикасы, Төньяк Осетия-Алания Республикасы, Хакасия Республикасы һәм башка бик күп Россия Федерациясе регионнарыннан да эшләр килә.


«Аеруча шунысы игътибарга лаек, проектларда күтәрелгән темаларның универсальлеге белән берлектә, югары дәрәҗәдә булган мәдәни чынбарлыкның бергә тәңгәл килүе белән дә аерылып торалар. Авторлар үзләренең кинематография мәктәпләрендә булган үзенчәлекләрне күрсәтеп заманча рухта актуаль социаль мәсьәләләрне яктыртырга тырышалар. Әлбәттә, питчинг үз чиратында профессиональ тәҗрибәне конструктив алмашу, эшлекле элемтәләрне ныгыту һәм үзара иҗади стимуллаштыру, төрле континентлардан кино җәмгыяте вәкилләре арасында хезмәттәшлекнең яңа офыкларын ачу өчен уңайлы шартлар тудырачак», - дип сөйләде Халыкара питчингның координаторы Александра Латышева.

Халыкара питчинг «Алтын минбар» кинофестиваленең эшлекле программасына керә, Халыкара Экспертлар советы каршында сценарий гаризаларын ачыктан-ачык тәкъдир итү һәм яклаудан гыйбарәт. Питчингның мәҗбүри шарты - Татарстан белән копродукция: фильм төшерүдә Татарстан кинематографистларының катнашуын яки республика территориясендә узуын күздә тотарга тиеш. Питчинг Россия төбәкләрендә, шул исәптән чит илләр катнашында, Татарстан белән берлектә кино җитештерүне үстерүгә этәргеч бирә.

Исегезгә төшерәбез, «Алтын минбар» фестивале Россия Федерациясе Мәдәният Министрлыгы ярдәме күрсәткән кино проектлары исемлегенә кертелде һәм «Россия - Ислам Дөньясы» стратегик күзаллау төркеме белән берлектә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә үткәрелә.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз