«Алтын минбар» XXI Казан халыкара кинофестивале кысаларында Казахстан киносы көне уза

«Алтын минбар» XXI Казан халыкара кинофестивале кысаларында Казанстан киносы көне 8 сентябрьдә «Мир» кинотеатрында уза.

Режиссер Фархат Шариповның Шакен Айманов исемендәге "Казахфильм" киностудиясендә төшерелгән "Эвакуация" фильмы 2025 елда Халыкара 47нче Мәскәү кинофестивалендә инде жюриның Махсус "Көмеш Изге Георгий" призын алды. Икенче бөтен дөнья сугышына багышланган кинотасмадагы вакыйга Казахстан якларына 1,5 миллионга якын совет халкының балалары белән күчеп килүләре турында бара. Вакыйганың үзәгендә Наталья һәм аның кызы Галя эвакуацияләнүчеләр белән бергә тыныч җир эзләп көнчыгышка таба баралар. Тимер юл станциясенең берсендә мәхшәр булганда Наталья үзенең кызын югалта һәм аны эзләп Алма-Атага юл тота. Сугыш дәһшәтләре белән йөзгә-йөз очрашкан, бернигә дә карамастан, яхшылыкка ышану көчен саклап кала алган гади кешеләр турында сөйли әлеге вакыйгалар.

Әлеге фильм шулай ук Казан кинофестиваленең "Тулы метражлы уен фильмнары” конкурс программасында катнаша һәм 8 сентябрь "Родина " кинотеатрында күрсәтеләчәк.

Программада тагын бер режиссер Алдан Баймаханов төшергән «Мика» дигән Казахстан фильмы да бар. Фильм герое кечкенә кыз Мика. Көн саен ул, иртүк торып Тәлгать исемле бабаена, балет мәктәбе ишегалдындагы урамны җыештырырга булыша. Шунда ул яшьтәшләренең балет станогында шөгыльләнүләрен күреп үзе дә алар арасында булырга хыяллана.

Фильм шулай ук «Алтын минбар» XXI Казан халыкара кинофестивалендә «Балачакта кунакта» конкурстан тыш программасында да катнаша һәм 7 сентябрьдә Казан Кирмәне Гавәми урыннарында һәм шулай ук Камал театрының Камера залында карарга була.

 

Казахстан кинематографистлары һәрдаим Казан халыкара кинофестивалендә катнашып торалар һәм еш кына бүләкле урыннарда яулап кайталар. Мәсәлән, XIV Казан кинофестивалендә Адильхан Ержановның «Дөньяның йомшак битарафлыгы» эше иң яхшы уен фильмы дип табылды, ә XVII кинофестивальдә режиссер Фархат Шарипов «18 килогерц» фильмы белән Гран-при алды.

 

Расписание һәм сеансларга регистрация сайт аша:

https://kazan-mfmk.com/schedule/

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз