«Алтын минбар» XXI Казан халыкара кинофестивале жюри әгъзалары

Быел фестивальне оештыручылар чыннан да тәэсир калдырырлык, бөтен дөньядан килгән, танылган кино осталарыннан торган жюри әгъзаларын җыйды. Абруйлы премия лауреатларыннан алып кино индустриясенең билгеле шәхесләренә кадәр дәрәҗәдә булган, һәрберсе үзенчәлекле тәҗрибә һәм күзаллаулары белән чыннан да конкурс эшләрен сайлап алуны дулкынландыргыч итәр дип көтелә.

Быелгы жюри әгъзасылары исемлеге:

1. Ресул Пукутти - жюри председателе, тавыш кую режиссеры һәм һинд фильмнарының музыкаль  редакторы, «Миллионер из трущоб» (“Чүплектән миллионер”) (Һиндстан) фильмына Ричард Прайк һәм Иэн Тэпп белән бергә иң яхшы тавыш куючыга «Оскар» премиясе иясе;

2. Мөхәммәд Абдулла Әл-Әҗми – Оман кино оешмасы председателе. Гарәп рәссамнәре Генерал шурасы әгъзасы (Султанат Оман);

3. У Хунлянь – мода бүлеге җитәкчесе, арт-директор, башкаручы директор, проектлар директоры һәм менеджеры, профессиональ комитет директоры, хәзерге вакытта компаниянең әдәби җитәкчесе (Кытай);

4. Мәһди Әхмәд Али – данлыклы Мисыр режиссёры, актёр һәм сценарий авторы (Мисыр);

5. Чиома Уде – Нигерия киноиндустриясенең лидеры, AFRIFF Африка Халыкара кинофестиваленең оештыручысы һәм башкарма җитәкчесе (Нигерия);

6. Сергей Струсовский - продюсер, режиссер, сценарий авторы, Мәскәү дәүләт мәдәният институтының анимация кафедрасы мөдире, Россия режиссерлары Гильдия әгъзасы (Россия);

7. Рано Шодиева –Үзбәкстан Республикасының атказанган артисты, фильмнар эшчәнлегендә 39 роль иясе, Үзбәкстан яшьләре үзәге оештырган «Чикле мөмкинлекле яшьләр һәм балалар үзәге» җитәкчесе (Үзбәкстан);

8. Наталия Гугуева - кинорежиссёр, сценарий авторы, продюсер, «ВСТРЕЧА» (“Күрешү”) Студиясенең Генераль директоры. АҖ «Первый канал» документаль кино Дирекциясенең баш режиссеры;

9. Джей Абелло - режиссер, сценарий авторы, продюсер һәм актер (Филлипины);

10. Мөхәммәд Али Саджади - Иран кинорежиссеры, сценарий авторы, редактор, продюсер, рәссам, 70кә якын фильм төшергән данлыклы Иран режиссерларының берсе.

NETPAC жюри әгъзасылары:

Нада Азхари Гиллон – Сүрия-Француз кино тәнкыйтьчесе, француз, гарәп һәм азия киносы белгече, NETPAC жюри әгъзасы, Халыкара кино тәнкыйтьләре федерациясе әгъзасы (FIPRESCI), Азия киносын үстерү челтәре (NETPAC), Франциянең кино журналистлары берлеге (UJC), Франциядәге Люмьер академиясе вәкиле.

- Сергей Анашкин – Россиянең кино белгече, Россия кинематографистлары берлеге һәм NETPAC халыкара оешмасы әгъзасы.

- Мансур Гыйләҗев - Драматург, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз