«Алтын минбар» XXI Казан халыкара кинофестивалендә «Балачакта кунакта» һәм «Гаилә белән кинога» конкурстан тыш программасы күрсәтүләре

«Алтын минбар» XXI Казан халыкара кинофестивалендә тамашачыларны гаилә һәм балалар киносына багышланган махсус конкурстан тыш күрсәтүләре көтелә. Әлеге программаларга яшь тамашачыларга һәм аларның гаиләләренең күңелләренә хуш килерлек фильмнар кертелгән. Аларны Казан Кирмәне Гавәми урыннарында һәм шулай ук Камал театрының Камера залында, «Мир» кинотеатрында да карап булачак. «Балачакта кунакта» һәм «Гаилә белән кинога» конкурстан тыш программасы кысаларында Казахстан, Таҗикстан, Россия һәм Татарстан Республикасы төшергән фильмнарны күрергә мөмкин. Шулай ук кинокартиналарның иҗат төркемнәре белән очрашулар да оештырылачак.

Мәсәлән, 6 сентябрьдә «Мир» кинотеатрында «Тимур һәм аның командасы» дип аталган фильмның үзенчәлекле күрсәтүләре узачак. Шулай ук Россиянең халык артисты Елена Цыплакова һәм кинокартинаның иҗат төркеме белән уникаль очрашу каралган.

Режиссер Андрей Семёновның кинотасмасы ул Аркадий Гайдар хикәсенең заманча куелышы. Биредә балаларның урам маҗаралары гына түгел, ә бүгенге көндә бик мөһим булган дуслык, үзара ярдәм, батырлык һәм бер илгә тугрылык кыйммәтләренә багышланган тулы эпик образ гәүдәләндерелгән. Унҗиде яшьлек мәктәп укучы-кызы, махсус хәрби операция җиренә китәргә җыенган абыйсын күрергә теләп Санкт-Петербург шәһәреннән чик буендагы Белгород өлкәсенең бер авылына килә. Анда ул җирле “Тимур” атамалы неформал лидер белән таныша.

Картина патриотик теманың мөһимлеген һәм үз илең өчен горурлык хисләрен арттыруны ассызыклаучы Ватанны саклаучылар елына багышланган. Шулай ук әлеге фильм 5 сентябрьдә ачык һавада Казан Кирмәне Гавәми урыннарында күрсәтелә.

Камал театрының Камера залында 6 сентябрьдә Рамил Таҗиев белән Марат Йосыповның анимация фильмнары альманахы (“Егетләргә терәк бул! Кирәклекме, талаумы”, “Телефонның зыян яки файдасы”, “Укытучы дәрәҗәсе: ни өчен мөһим”, “Бай укучы белән ярлы укучы аермасы”) белән танышырга мөмкин. Шулай ук тамашачылар картиналарның режиссерлары белән иҗади очрашуда катнаша алачак.

Соңыннан кунаклар Тимур Нәфыйковның "Эко-Шкодниклар" балалар юмористик альманахы белән таныша алачаклар һәм иҗат төркеме белән очрашу да каралган.

Тамашачыларга конкурстан тыш программадан Петербург режиссеры Анджей Петрасның «Тылсымлы ачкычка каршы ут» фильмы да тәкъдир ителә. Бу музыкаль фильмны Ганс Христиан Андерсен әкиятләреннән илһамланган авторлар аңлы рәвештә компьютер графикасын артык кулланмыйча тудырулары белән аерылып тора. Талантлы мастер Виктор Антонов ясаган курчаклардан һәм унҗиде оригиналь музыкаль композицияләрдән торган картина белән хозурлану тамашачыларны да сөендерер дип көтелә. Псков шәһәрендәге «Көнбатыш капкалары» Халыкара кинофестивалендә әлеге әкияти фильм үзенә уңай тәэсирләр калдырды инде.

Режиссер Анна Курбатованың «Кыргый дустым» маҗаралы кинокартинасы конкурстан тыш программада Исфаханда (Иран) ICFF балалар һәм яшьләр өчен 36нчы халыкара кинофестивальдә ике дәрәҗәле бүләккә лаек булган. Бу Экзюпери әкияте белән рухланып, яраланган төлкене кайгыртучы малай турында төшерелгән картина.

Программада режиссер Алдан Баймаханов төшергән «Мика» дигән Казахстан фильмы да бар. Фильм герое кечкенә кыз Мика. Көн саен ул, иртүк торып Тәлгать исемле бабаена, балет мәктәбе ишегалдындагы урамны җыештырырга булыша. Шунда ул яшьтәшләренең балет станогында шөгыльләнүләрен күреп үзе дә алар арасында булырга хыяллана.

Тагын бер искитмәле «Нерпа-дустым» дигән фильмда режиссер Вячеслав Бутуханов, үз-үзенә бикләнеп яшәүче, ялгыз 11 яшьлек Вадим исемле малайның Байкал нерпасы белән танышу тарихын бәян итә. Чын тюленьне төшерүләр Байкал нерпасын реабилитацияләү үзәгендә үткәрелә. Аннары ясалма фәһем белән видеодагы кирәкле кадрлар эшкәртелеп бетерелә.

Уналты яшьлек Бахи исемле малайның, диңгез турында хыяллану бәхете, ачы чынбарлык белән чәлперәмә киленгән, күңелләрне тибрәтерлек тарихы режиссер Далер Рахматов төшергән «Дөнья матур» (Таҗикстан) фильмында күрсәтелә.

«Балачакта кунакта» һәм «Гаилә белән кинога» конкурстан тыш программасы балаларның үзләренә дә, ата-аналарына да дөньяви киносәнгатьнең иң яхшы үрнәкләре белән танышу мөмкинлен ача. Фильм һәм мультфильмлар җыелмасы күңелләрне күтәреп кенә калмый, ә чын-чынлап гаилә һәм балачак турында актуаль сорауларга җавап эзли. Ә инде иҗат төркемнәре белән очрашулар үз чиратында кинематография өлкәсенә карата зур кызыксыну уята һәм уңай тәҗрибә формалаштыра.

Искәртеп үтәбез, «Алтын минбар» XXI Казан халыкара кинофестивале 5-9 сентябрьдә узачак. Фестивальнең төп дүрт мәйданчыгы була: «Алмаз Синема (Родина)» һәм «Мир» кинотеатрлары, Камал театры, шулай ук Казан Кирмәне Гавәми урыннары.

Конкурс һәм конкурстан тыш программалар расписаниясен сайттан карый аласыз: https://kazan-mfmk.com/schedule/

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз