«Алтын минбар» XXI Казан халыкара кинофестивале программасында конкурс фильмнарын күрсәтү белән беррәттән төп номинацияләрдә берничә фильмнар конкурстан тыш программалардан да күрсәтелә. Шуларның берсе - «Сугыш һәм тынычлык. Яңа җирләр». Бу документаль фильмнарның аерым күрсәтелүе Махсус хәрби операция (СВО) вакыйгаларына багышланган. Россия режиссерларының әлеге картиналарында кушылган регионнарның халәте, халыкның көндәлек тормышы һәм инфраструктураның җайлануы күрсәтелә.
«Татмедиа» журналисты Равил Мөкмәнов төшергән «Безнекеләр» фильмында сүз Махсус хәрби операциягә (СВО) мобилизацияләнгән татарстанлылар турында бара. Йөзләгән якташларыбыз үз тормышларын үзгәртүдән курыкмыйча, батырларча Ватаныбызны сакларга карар кыла. Равил Мөкмәнов фильмы ул мобилизацияләнгән татарстанлыларның бөтен тормышы, аларның чын фикерләре һәм сүзләре.
Әлеге программаның “Йорт” дигән символик атамага ия булган тагын бер фильмы Фәрит Фарисов эше. Йорт – ул дивар гына түгел, йорт – ул кешеләр дә. Ватанга карата мәхәббәт белән бергә үрелеп Муса Җәлилдән алып Махсус хәрби операция(СВО) геройларына кадәр булган буыннар тарихы сакланган йорт – ул Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге. Фәрит Махсус хәрби операция(СВО) башлану белән һәрдаим яңа җирләрдә яшәүчеләргә, СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә гуманитар ярдәм оештыру белән шөгыльләнә. Ул төрле тәрбияви видеороликлар авторы һәм документаль фильмнар режиссеры. Аның эшләре күп кенә кинофестивальләрдә җиңү яулый һәм лауреат була. Шулар арасыннан Best Shorts Competition Америка Халыкара кинофестивален (2015 ел) һәм «Алтын минбар» XX Казан халыкара кинофестивален (2024 ел) әйтергә кирәк.
Алексей Барыкинның «Ашчылар» документаль фильмы Луганск Халык Республикасы шәһәре Лисичанск турында төшерелгән. Фронт сызыгыннан шәһәр нибары ун чакрым аралыкта тора. Тәүлек әйләнәсендә атышлар була, сугыш дроннары күктә оча, һәм берничә сәгать саен ракета турында хәбәрләр яңгырый. Инде берничә ел дәвамында Яр Чаллының аш остасы һәм эшкуар Рөстәм Гатин командасы шунда эшли. Ике кыр ашханәсендә алар көн саен биш мең кешегә кайнар ризык әзерлиләр һәм ут астында булган хастәханәләргә һәм үзәкләргә дә җибәрәләр.
Башкорт режиссеры Радик Килмәмәтовның «Герой биюе» фильмы Махсус хәрби операциядә (СВО) мәрхүм булган солдат, Сибайның концерт һәм театр берләшмәсе рәссамы Илнар Хәтмуллин истәлегенә багышланган. Башка хезмәттәшләре белән бергә ул хәрби хезмәткә мобилизацияләнә, ләкин яу кырында вафат була. Аның фидакарьлеген фильмда рәссамнар, хезмәттәшләре һәм гаиләсе сөйләп бирә. Солдат һәм биюченең истәлеге туган шәһәрендә дә мәңгеләштерелгән.
Режиссер Сергей Босенконың «Мария шәһәре һәм аның балалары» фильмындагы геройлар булып Мариупольдә 2004 елдан бирле оештырылган "Ихласлык" балалар иҗтимагый оешмасында тәрбияләнүче укучылар тора. Аның оештыручысы, җитәкчесе Валерий Онатский үзе дә авыр тормыш мәктәбен үтә, ләкин ул чыдам булырга тырышып, тормышның авыр хәленә эләккән шәһәр балаларына да үзенең ярдәмен булдыра алганча күрсәтә. 2022 елда, Мариуполь сугыш зонасында булганда Валерий һәм аның ярдәмчеләре якынча 120 баланы коткаралар. Менә ул кайда хакыйкый мизгел!
«Сугыш һәм тынычлык. Яңа җирләр» конкурстан тыш программасының максаты булып төрле үзгәрешләр турында сөйләп кинематография сәнгате аша илнең бердәмлеген ныгыту тора.
«Сугыш һәм тынычлык. Яңа җирләр» программасы 7 һәм 8 сентябрьдә Камал театрының Камера залында үткәрелә. Сеанслар расписаниесе сайтта: https://kazan-mfmk.com/programs/vnekonkursnaya-programma/programma-voyna-i-mir-novye-territorii/
Фильмларны һәркем карый ала.