«Алтын минбар» XXI Казан халыкара кинофестивале программасында Төркия киносы көне каралган. Тамашачыларга ике фильм, режиссер Сельман Накарның «Ике таң арасында» һәм Ильмаз Атадениз төшергән «Икәүгә бер дөнья» картиналары.
Халыкара 39нчы Турин кинофестивателендә бүләккә лаек булган «Ике таң арасында» фильмын 9 сентябрьдә «Мир» кинотеатрында карарга була. Эчтәлегенә килгәндә сүз Кадыйр исемле бер ирнең кечкенә генә гаилә кәсебе белән шөгыльләнүе төрле мәшәкатьләр китереп чыгаруы хакында бара. Аңа кадәр тукыма фабрикасын атасы җитәкләгән була. Ә шулвакытта герой үзе өйләнү максатыннан булачак кәләше Эсманың ата-аналары белән танышырга карар кыла. Ләкин очрашу мөмкинлеген эшендә барлыкка килгән аяныч вакыйга кичектерегә мәҗбүр итә. Бер эшчесе ярдәмгә дәшмичә, үзлегеннән ватылган эш җиһазын төзәткәндә көчле тән пешү җәрәхәте ала. Бу вакыйга Кадыйрны эшендә авыр хәлгә сала. Чөнки яраланучы үлсә, аны җавапка тартачаклар һәм шул сәбәпле аның тормышы чәлперәмә дә килүе бар. Ике ут арасында калган герой дөрес юл таба алырмы икән?
Төркия киносы көнендә күрсәтеләчәк тагын бер кино - ул режиссер Ильмаз Атаденизның «Икәүгә бер дөнья» драмасы. Бу - мәхәббәт кыйссасы. Хикмет белән Мелек абый-сеңел кебек бер йортта тәрбияләнәләр. Мелекны ятим калгач, уллыкка алалар. Үги анасы Хаҗәр аны үз улы итеп күрә. Ләкин сәрхүш һәм малны юкка сарыф итүче ире Али Рызы алай түгел. Үсә барган саен Мелек үзенең сеңлесенә туганлык хисләре генә тоймаганын аңлый башлый.
Төркия кинематографистлары елдан ел Казан халыкара кинофестивалендә катнашып төрле номинацияләрдә җиңүле урыннар яулады. Мәсәлән, Мөселман киносы XIII Казан фестивалендә режиссер Мостафа Карының «Каландар салкыны» төрек-венгр картинасына жюри төп приз билгеләде. Ә XVIII Казан фестивалендә төрек режиссеры Мөхәммәд Эмин Демиралның «Тормыш» картинасы иң яхшы кыска метрлы документаль фильм дип аталды.