«Алтын минбар» XXI Казан халыкара кинофестиваленең «Россия – Ислам дөньясы» махсус программасы

XXI Казан кинофестивале 2025 елның 5-9 сентябрендә үткәреләчәк. Быел 67 илдән катнашу теләген белдереп 845 гариза килгән. «Алтын минбар» Россия Федерациясе Мәдәният Министрлыгы ярдәме күрсәткән кино проектлары исемлегенә керде. Кинофестиваль Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә, шулай ук 2006 елда Евгений Примаков һәм Миңтимер Шәймиев җитәкчелегендә оештырылган «Россия - Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме белән берлектә үткәрелә. Төркемнең Председателе булып Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тора.
       2017 елдан ук оештырылган «Россия - Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме Казан кинофестиваленең партнеры һәм традицион рәвештә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләрендә төшерелгән фильмнарга махсус программа кысаларында премияләр дә тапшыра.
     Мәсәлән, 2020 елда Кыргызстан режиссеры Мирлан Абдыкалыковның “Яланаяклы йөгерүче” фильмына 300 000 сум акча белән Төркем тарафыннан оештырылган "Ислам дөньясында мәдәни багланышлары өчен" премиясе бирелде. Шулай ук тагын «Автобус» (режисеры А.Зокирова, Таҗикстан) һәм «Деранс гаиләсе» (режиссеры А. Трауре, Буркина-Фасо) дип аталган ике фильм дипломнар белән бүләкләнде. 2021 елда «Фәридәнең 2000 җыры» конкурстан тыш программмасында Үзбәкстаннан Елкин Туйчиевның кинотасмасы урын яулады. XX кинофестивальдә беръюлы «Җәннәт аналарның аяк астында» (Руслан Акуна, Кыргызстан) һәм «Кол» (Абделил Эль, Марокко) дип аталган ике фильмга бүләкле урыннар тапшырылды.
      Быел сайлап алу комиссиясе традицион рәвештә гуманизм принципларына таянып «Россия - Ислам дөньясы» конкурстан тыш программасында XXI Казан кинофестиваленә 10 фильм тәкъдим итте. Стратегик күзаллау төркеменә караган илләр кинематогафиясе «Россия - Ислам дөньясы» программасына кертелгән. Программада Россия, Казахстан, Иран, Индонезия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Согуд Гарәбстаны, Кыргызстан, Бангладеш режиссерларының һәм Үзбәкстан белән Төркмәнстанның берлектә эшләнелгән фильмнары бар. Россияне Александр Далматовның “Кырык дүртнең май аенда” диелгән Татарстан картинасы тәкъдир итә.

      Ислам дөньсы белән стратегик диалог һәм партнерлык фондының башкарма җитәкчесе, «Россия - Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркемененең координатор урынбасары Эльмира Садыйкова сүзләренә караганда, махсус программаның катнашучылар ягыннан георафия киңлеге һәм төрлелеге белән генә түгел, ә ислам дөньясы халыкларының милли традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән таныша алуында да кызыклы булуы көтелә.

                          «Алтын минбар» XXI КХК

"Россия - ислам дөньясы" конкурстан тыш программасы 

1.    Кырык дүртнең май аенда - Россия (Татарстан Республикасы – Александр Далматов – 110 мин. – 2025.

2.    Манго агачы хәтерендә – Сенегал - Николас Савало Сиссе – 80 мин. – 2025.

3.    Барысы да Раана өчен – Иран – Иман Язди – 87 мин. – 2024.

4.    Гармония - Индонезия - Юда Курниаван – 140 мин. – 2024.

5.    Һинд фильмы - Берләшкән Гарәп Әмирлекләре - Әхмәд Зәйн Әл –Хәшми – 90 мин. – 2023.

6.    Кит акылы – Төркия - Ондер Сенгул – 105 мин. – 2024.

7.    Махтумкули Фирогий - Үзбәкстан – Төркмәнстан - Музаффархон Эркинов – 106 мин. – 2024.

8.    Сеньор - Согуд Гарәбстаны -Аймен Хуҗа – 109 мин. – 2024.

9.    Әни белән бию – Кыргызстан - Дастан Мадалбеков – 95 мин. – 2024.

10.  Мачта артыннан – Бангладеш - Мөхәммәд Нуруззаман – 93 мин. – 2025.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз