«Алтын минбар» XXI Казан халыкара кинофестивале ачылышы тантанасы алдыннан сайлап алу комиссиясенең пресс-конференциясе узды.
Чарада «Алтын минбар» XXI Казан халыкара кинофестиваленең сайлап алу комиссиясенең председателе, Яңа культурология институты директоры, тарих фәннәре кандидаты, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, ВГИК кино белеме методикаларын эшләү һәм сынау бүлеге начальнигы Нина Кочеляева; филология фәннәре докторы, педагогика фәннәре кандидаты, профессор, Россия Ислам институтының филология һәм илләр белеме кафедрасы мөдире Тимур Шайхуллин; фәлсәфә һәм сәнгать фәннәре докторы, кино белгече, Үзәк Азия һәм Төркия мәдәнияте һәм киносы турында мәкаләләр һәм басмалар авторы, "Евразия Глобал Коннектинг" агентлыгының генераль директоры Светлана Слапке катнашты.
«"Алтын минбар" фестивале үзенең ачык булган аерым үзенчәлеге белән аерылып тора, ә икенче яктан ул "Мәдәни багланышлар аша бердәмлек" лозунгына да туры килә. Шуңа күрә сайлап алу комиссиясе ачык фикер йөртергә һәм ислам, гомумкешелек гуманистик кыйммәтләре юнәлешендәге фильмнарына аеруча игътибар итәргә тиеш. Фестиваль дирекциясенә, Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәт әйтәм, чөнки "Алтын минбар" фестивале ачык фестиваль. Сайлап алу комиссиясенә беркем дә тәэсир итми, басым ясамый. Без бердәм, яратып һәм үзара аңлашып эшлибез. Бу күренеш, гадәттә, кинофорумнарда бик сирәк очрый. Шунысын да әйтәсе килә, Казанда - бик рәхмәтле тамашачы. Быел бездә бик яхшы конкурс булды», - дип билгеләде Нина Кочеляева.
"Алтын минбар" XXI Казан халыкара кинофестиваленең оештыру комитетына 67 ил кинематографистларыннан 845 гариза килде. Сайлап алу комиссиясе эшеннән соң конкурс программасы төзелде, аңа 22 илдән (Россия, Черногория, Казахстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан, Марокко, Һиндстан, Үзбәкстан, Малайзия, Кытай, Сүрия, Гыйрак, Иран, Германия, Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Төркия, Бангладеш, Кения, Нидерланд, Тунис, Беларусия) 54 фильм керде. 10 фильм "Тулы метражлы уен фильмнары", "Кыска метражлы уен фильмнары", "Документаль фильмнар" һәм "Анимацион фильмнар" номинацияләрендә, тагын 14 фильм - Милли конкурста тәкъдим ителә.
Светлана Слапке сүзләренчә, сайлап алу комиссиясе командасында тулы аңлашу хөкем сөрә, һәркем хезмәттәшләренең фикерен тыңлый. Каршылыклар килеп чыкса да, уртак якны эзләп табабыз. «Безгә бер-беребез белән эшләү җиңел. Әлбәттә, безнең үзебезнең дә, тамашачы кебек үк, үз фикерләребез дә бар. Сайлауның төп критерийлары - гуманизм идеялары белән бергә сәнгать кыйммәте. Без бу принципларны сакларга тырышабыз», - дип ассызыклады ул.
Светлана Слапке, үз чиратында, конкурс программасының тарихи темасы әкренләп дөньядагы актуаль проблемалар һәм конфликтлар белән алышынуын ассызыклады. "Кыска метражлы уен фильмнары" конкурс программасы, "Төрки дөнья" конкурстан тыш программасы секциясендә кискен социаль драмалар өстенлек итә. Тәкъдим ителгән картиналарның күбесе кеше мөнәсәбәтләренә нигезләнә. Фильмнарның сыйфаты да мөһим. Фильмнарның тематикасы әхлакый юнәлешләр, безнең заман проблемалары, социаль чынбарлык һәм тарихи хәтернең мөһимлеге кебек темалар хәзерге заманның бөтен барлыгын чагылдыра.
Тимур Шайхуллин XXI Казан кинофестиваленең "Документаль фильмнар" конкурсының үзенчәлекләре турында сөйләде: «Программада тәкъдим ителгән күпчелек фильмнарда социаль-гуманистик конфликтларны һәм проблемаларны чишү юллары тәкъдим ителә. Шулай ук бу секциянең география киңлеге сөендерде: Төркия, Россия, Үзбәкстан, Һиндстан, Иран, Казахстан, Мисыр, Тунис, Кения һәм Нидерландтан картиналар тәкъдим ителде».
2025 ел Россиядә Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы елы дип игълан ителде. Нина Кочеляева бу вакыйгага бәйле рәвештә "Тулы метражлы уен фильмнары" конкурсына өч фильмнан торган блок өстәлгәнен ассызыклады. Албан тарихы материалы нигезендә кеше рухының чикләрен Черногория режиссеры Никола Вучкевич "Таяныч ныклыгы" фильмында күрсәтә. Бөек Ватан сугышы елларында эвакуацияләнгән ленинградлыларның истәлекле материалларын кулланып ясалган казакъ режиссеры Фәрхәт Шәриповның "Эвакуация" картинасы монументаль кара-ак фреска сыман миграция һәм сугыш турында хәтерне яңарта. Бу блокны бөек татар шагыйре Муса Җәлил батырлыгына багышланган режиссер Радик Кудояровның "Кара урман" (Россия - Германия) копродукция тасмасы тәмамлый.
Нина Кочеляева "Милли конкурс" ның киңәю сәбәбенә аңлатма бирде: «Гадәттә Татарстан фильмнары конкурсына регламент буенча 10 картина кертелә. Әмма быел без бик сыйфатлы документалистика эшләре күп булуын күрдек. Бик озак кына аларны номинацияләргә бүлә алмадык. Шул сәбәпле кинотасмаларның урын саннарын арттырырга карар кылдык. Шунысы куанычлы: татар кинематографиясе хәзер көндәшлек итә һәм халыкара конкурсларда катнаша ала. Шулай ук ул Россия тамашачысы өчен яңача кызыклы була башлады. Күптән түгел Мәскәүдә "Әниләр һәм бәбиләр " картинасының премьерасы уңышлы үтте, тамашачы аны бик теләп кабул итте. Шулай ук быел ачылыш фильмы - Татарстаннан кинотасмасы "Кырык дүртнең май аенда" үз тамашачысын җыя. Татарстан кинематографиясе үсештә».
Тимур Шәйхуллин, "Документаль фильмнар" конкурс программасына шулай ук Татарстаннан - режиссер Бай Хәйруллинның "Казан җөе" фильмы да кертелүен билгеләде. Картинада уникаль татар милли аяк киеме читек җитештерү үзенчәлекләре турында сөйләнә.
Нина Кочеляева хәбәр иткәнчә, хәзер дә жюри эшли һәм картиналарны карый. Быел жюри рәисе булып танылган Һиндстан режиссеры, тавыш режиссеры һәм саунддизайнер, "Миллионер из трущоб" фильмы өчен "Оскар" премиясенә лаек Ресул Пукутти билгеләнде.
Исегезгә төшерәбез, 5-9 сентябрьдә Казанда үткәрелүче «Алтын минбар» фестивале Россия Федерациясе Мәдәният Министрлыгы ярдәме күрсәткән кино проектлары исемлегенә кертелде һәм «Россия - Ислам Дөньясы» стратегик күзаллау төркеме белән берлектә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә үткәрелә. Форум девизы: "Мәдәни багланышлар аша бердәмлек".