Татарстан Республикасы "Татаркино" дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе Новосибирск төбәгендәге партнер буларак "Җиңү" мәдәният һәм ял итү үзәге белән берлектә кино күрсәтүләр оештыра. Беренче тапкыр татар фильмнары Новосибирскта 2020 елда күрсәтелде. Ә "Җиңү" үзәгендә милләттәшләребез 2023 елдан бирле милли фильмнар карарга килә. Ул вакытта вакыйгалар киносы буенча программа директоры Анна Огородникова болай дигән иде: "Безнең тамашачылар Якутиядә һәм Кабардино-Балкариядә төшерелгән фильмнарны яратып өлгерделәр, һәм Татарстан киносы программасы бу сериягә тәңгәл рәвештә дәвам итә".
Бу юлы Новосибирск халкы 2024 елдагы "Гашыйклар тавы" фильмыннан карый башлый. 17 октябрьдә Новосибирск өлкәсе губернаторы киңәшчесе Әмир Гәрәев катнашында Татарстан киносы көннәрен ачу тантанасы була. Экраннан тамашачыларга режиссер Салават Юзеев һәм актриса Эльза Кәримова мөрәҗәгать итәчәк.
Ял көннәрендә тамашачылар шулай ук Әмирхан Еникинең "823-нче километр" әсәре буенча драма һәм рус телендә "Мишка" фильмын күрәчәкләр.
"Без "Җиңү" кинотеатры белән хезмәттәшлеккә бик шат, чөнки безнең өчен илнең төрле төбәкләрендә мөмкин кадәр күбрәк тамашачы Татарстан фильмнарын күрә алуы мөһим. Новосибирскта да милләттәшләребез яши, һәм алар өчен, минемчә, Татарстаннан килгән фильмнар - бу туган тел һәм мәдәният атмосферасына керү мөмкинлеге, күпләр өчен бу шулай ук кече туган ил белән бәйләнеш тә", - дип билгеләп үтте "Татаркино" директоры Миләүшә Айтуганова.
Новосибирск өлкәсендә 24 меңнән артык татар яши, шул исәптән төбәкнең тарихи халкы булган җирле себер татарлары (Чат һәм Бараба) да аерым урын алып тора. Алар өчен бу зур экраннан кинода татар телен ишетү һәм заманча милли мәдәнияткә кагылу мөмкинлеге.
Заманча Татарстан фильмнары Новосибирск өлкәсенең Төбәк татар милли-мәдәни мөхтәрияте һәм Новосибирск өлкәсе татар мәдәни үзәге ярдәме белән күрсәтелә.
