Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясе
14-16 ноябрь көннәрендә бөтен дөньяда бер үк вакытта татар телендә грамоталылык дәрәҗәсен тикшерүгә һәм туган телне популярлаштыруга юнәлтелгән дөньякүләм «Татарча диктант» белем бирү акциясе узачак. Бу масштаблы чара татар теленә битараф булмаган меңләгән кешене берләштерә: мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар, галимнәр, мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре, журналистлар, иҗат кешеләрен генә түгел, татар телен өйрәнүче һәм аңа хөрмәт белән караучы башка милләт вәкилләре дә катнаша ала. Акциянең Россия Федерациясе һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә бер үк вакытта барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла. Акциядә яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле һәм кызыксынуларына карамастан, һәркем катнаша кала.
Бүгенге көндә акция 31 илдә һәм Россия Федерациясенең 74 төбәгендә яшәүче милләттәшләребез катнашында уза. Татарстан Республикасының барлык районнары, Казан шәһәренең югары уку йортлары һәм төрле оешмалары әлеге чарага киң җәмәгатьчелекне җәлеп итүгә күп көч куя.
Тулы мәгълүмат: https://diktant.tatar/
