3 декабрьдә 14.00 сәгатьтә "Мир" кинотеатрында кызыклы чара - "Вопреки" ("Бернигә дә карамастан") фильмын күрсәтү, аннары аны төшерүче Татарстан кинематографисты Наил Хәйретдинов белән иҗади очрашу була. Бу вакыйга 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр уза торган Инвалидлар декадасына һәм 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә туры килә.
"Вопреки" ("Бернигә дә карамастан") фильмының нигезендә Яна белән Максның мәхәббәт хикәясе ята. Авария нәтиҗәсендә җәрәхәтләнгән егет кыенлыклар белән очраша, ләкин аның Янага карата хисләре үзгәрешсез кала. Наил Хәйретдинов экранда Макс образын гәүдәләндереп кенә калмыйча, фильм ясау өчен тулы җаваплылыкны да сценарий язудан һәм продюсерлаудан алып, картинаны пропагандалауга кадәр үз өстенә ала. Аның күпкырлы таланты тулы һәм тирән әсәр иҗат итәргә мөмкинлек бирә.
Керү бушлай: https://kinoteatr-mir.ru/release/10005537?date=2025-12-03
