Чечен Республикасында Татарстан киносы көннәре

Афиша.PNG

26-28 сентябрьдә Грозныйда Чечен Республикасында Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре кысаларында Татарстан киносы көннәре узачак.

Чараның мактаулы кунаклары – Чечен Республикасы Мәдәният министрлыгының «Кинематография буенча дәүләт идарәсе» җитәкчесе, режиссер, сценарист Рәсүл Курумов, ЧР Мәдәният министрлыгының «Кинематография буенча дәүләт идарәсе» җитәкчесе  урынбасары, продюсер Вахид Дадаев, ЧР Мәдәният министрлыгының «Кинематография буенча дәүләт идарәсе» режиссеры Мөслим Хаҗмурзаев, Татарстаннан – режиссер, сценарист Айназ Мөхәммәтҗанов, сценарист, режиссер, РФ кинематографистлар берлеге әгъзасы Әмир Галиәскаров һәм «Татаркино» дәүләт бюджет учреждениесы директоры, продюсер, РФ кинематографистлар берлеге әгъзасы Миләүшә Айтуганова.                                                       

Татарстан киносы көннәре программасы «Киностар» кинотеатрында (Грозный шәһәре, Путин проспекты, 40) ике көн барачак. Чечен Республикасы тамашачысына дүрт татар фильмы күрсәтеләчәк:

27 сентябрь:

14:00 - «Мулла» реж. Р. Фазлыев, А. Галиәскаров, 2018 ел, 121 мин.

16:30 - «Тарлан» реж. Ю. Захарова, 2021 ел, 79 мин.

28 сентябрь:

14:00 - «Ибн Фадлан», реж. А. Мөхәммәтҗанов, 2022  ел, 100 мин.

16:00 - «Без –41 нче ел балалары», реж. А. Галиәскаров, 2021г, 77 мин.

Чечен Республикасында Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре кысаларында Татарстан киносы көннәре программасының барлык фильмнары татар телендә рус субтитрлары күрсәтеләчәк.                              

Керү ирекле.





Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз