Чираттагы «Кино+музыка» акциясе узды

Ел саен үткәрелә торган «Кино+музыка» акциясе кысаларында «Татаркино» республиканың танылган музыкантлары һәм җырчылары белән очрашулар уздыра. Әлеге чара кысаларында «Мир» кинотеатрында ТР халык артисты, композитор Вил Усмановның иҗат кичәсе узды. Ул быел үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Кино сәнгатен музыкадан башка күз алдына китерү кыен. Музыка тамашачыларга киотасманың эмоциональ бөтенлеген тоярга мөмкинлек бирә, кадрларны тулыландыра, картинаны аерым төсмерләр белән баета. Вил Усманов – «Яланаяклы кыз», «Ак чәчәкләр», «Остазбикә», «Әпипә», «Сөмбел» кебек фильмнарның көй авторы. Аның «Син яшерен йолдызмы әллә?», «Күпер», «Юкка түгел, юкка түгелдер», «Яныңа үзем барам», «Көнбагыш», «Ак чәчәкләр» кебек иҗат әсәрләрен татар җыр сәнгатенең алтын фонды дип әйтү дөрес булыр.

Иҗат кичәсендә саундтрекларны Зөлхия Миңнеханова, Зәринә Хәсәншина, Фәридә Сөнгатова һәм Вил Усманов үзе башкарды. Тамашачылар кинофильмнардан музыкаль өзекләр карап, юбиляр белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге булды. 

9Sk0A7IkI8k.jpgEoLejinMDAM.jpg
Пресс-релиз
31 Марта 2023
Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз