Фәнис Җиһаншинны Татарстанның халык артисты исемен алуы белән котлау
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты, Россиянең кинематографистлар берлеге әгъзасы Фәнис Җиһаншинны Татарстанның халык артисты исемен алуы белән котлыйбыз!Тамашачылар аны спектакльләрдәге күп санлы рольләре белән беррәттән "Ишекне шапылдатып япты да чыгып китте", "Кире", "Су анасы", "Кахексия", "Тапшырылмаган хатлар" фильмнары һ.б. картиналар аша танып белә.
Тырышлыгыгыз һәрвакыт югары бәяләнсен, башкарган эшегез ләззәт китерсен. Сезгә озын, бәхетле гомер, корычтай нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, бары тик күңелле вакыйгалар телибез!
Ихтирам белән, «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе коллективы⠀