Фәрит Бикчәнтәевны 60 яшьлек юбилее белән котлау

Бүген Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры, педагог Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтаевның 60 яшьлек юбилее.

96.jpg

Хөрмәтле Фәрит Рәфкать улы!

Гомер бәйрәмегез – 60 яшьлек юбилеегыз котлы булсын! Театр сәнгате тормышыбызны яңа төсләр белән баета, эстетик зәвык тәрбияли һәм күңелне дәвалый. Үз тормышын театр сәнгате белән бәйләгән кешеләр ярдәмендә җәмгыятьтә чын рухи башлангыч саклана, игелек һәм гаделлек идеаллары тәрбияләнә, мәдәни кыйммәтләр югалмый. Режиссер – ул спектакльне сәхнәгә куючы да, иҗат коллективын тәрбияләүче дә. Театр сәнгатендә режиссер маяк сыман: аның осталыгы, бай фантазиягә ия булуы, туктаусыз эзләнүе, яңалыкка омтылуы тамашачылар өчен дә, артистлар өчен дә илаһи яктылык булып тора. Татар театры өчен Сез әнә нәкъ шундый шәхес.

Киләчәктә дә шул ук рухта дәвам итегез, безне – театр сәнгатен сөючеләрне гаҗәпләндерерлек, елатыр-көлдеререрлек, ачуландырырлык, сокландырырлык эшләрегез күп булсын!

Сезгә ныклы сәламәтлек һәм яхшы кәеф, креатив идеяләр, ихлас мәхәббәт һәм бетмәс-төкәнмәс бәхет телибез. Иҗатта кайнагыз, йөрәгегезне тыңлагыз, хыялларыгызга таба атлагыз!

Хөрмәт белән, «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе коллективы


Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз