Габдулла Тукай турында фильмнар "Яңа ел печән базары" фестивалендә күрсәтелә

Сезне "Яңа ел печән базары" фестивале кысаларында татар телендә фильмнар карарга чакырабыз!

14 декабрь 15:00 сәг. – режиссер Салават Юзеевның "121" картинасы. Вакыйгалар Габдулла Тукай яшәгән һәм эшләгән "Болгар" номерларында тасвирлана.

Керү теркәлү буенча ирекле. Урыннар саны чикләнгән. wfty.timepad.ru/event/3714...

14 декабрь 17.00 сәгатьтә - режиссер Фәрит Дәүләтшинның «Күк капусы ачылганда» («Небесные врата») картинасы.

Билгесез көч, яки бәлки язмыш үзе, төп геройны Габдулла Тукай яшәгән һәм иҗат иткән вакытта алып килә.

Керү теркәлү буенча ирекле. Урыннар саны чикләнгән. wfty.timepad.ru/event/3714...

Кино күрсәтү сәүдәгәр Муллин йортында, Каюм Насыйри урамы, 11 адресы буенча узачак. 

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз