5 мартта «Мир» кинотеатрында Татарстан Республикасында хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында «Героизм сквозь века» ("Гасырлар аша батырлык») патриотик чарасы булып узды. Чара Ватанны саклаучыларга һәм Россия геройларын, сугыш хәрәкәтләре ветераннарын, СВОда катнашучыларны тәрбияләгән әниләргә багышланды.
«Юный десантник» хәрби-патриотик клубы кадетлары, ВДВ гвардия сержанты Павел Клетнев яз бәйрәме алдыннан тамашачыларга иң кадерле кешеләребез әниләргә һәм әбиләргә багышланган күңелгә үтеп керерлек шигырьләрен бүләк иттеләр.
СВО ветераннары берлегенең яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү бүлеге җитәкчесе, Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе, СВО ветераны Эдуард Беустан аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Ул барлык хатын-кызларны котлады, Ватанны саклаучылар юлын сайлаган уллары өчен тирән рәхмәтләрен белдерде. Эдуард Беус шулай ук «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесенең кинофестивальләр һәм кино чараларын оештыру бүлеге методисты Рәис Харисовка патриотик чаралар үткәрүдә бәяләп бетергесез өлеш керткәне өчен рәхмәтен белдерде, аңа ЛДПР партиясе рәисе Леонид Слуцкийның Рәхмәт хатын тапшырды.
Чараның кульминациясе булып Ватанны саклаучыларны тәрбияләгән аналарга бүләкләр тапшыру торды. Бүләкләрне Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбе каршындагы Хәрби-патриотик клуб җитәкчесе, запастагы лейтенант Тәлгать Камалиев тапшырды.
Чара азагында патриотик фильм күрсәтелде, ул ата-бабаларның батырлыклары турындагы хәтерне саклауның мөһимлеген тагын бер кат искәртте.
«Мир» кинотеатрында узган «Гасырлар аша батырлык» чарасы тарих һәм патриотизмның чын дәресенә әверелде, батырлыкның сугыш кырындагы геройлык кына түгел, ә көндәлек хезмәт, фидакарьлек һәм, әлбәттә инде, Ватанны саклаучыларны тәрбияләүнең нигезе булган ана мәхәббәте булуын да искә төшерде.