Инвалидлар декадасы

10 декабрьдә «Мир» кинотеатрында актер Айдар Зәйнетдинов истәлегенә багышланган «Вопреки» тулы метражлы уен фильмы күрсәтелде.Әлеге чара Татарстанда 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр дәвам итүче Инвалидлар декадасы кысаларында узды.

Очрашуның модераторы - «Татаркино» дәүләт бюджет оешмасының кино җитештерүгә ярдәм итү бүлеге методисты Александра Латышева.

Фильмны караганнан соң, картинаның режиссеры - Наил Хәйретдинов җитәкчелегендәге иҗат төркеме артист турында җылы хатирәләре белән уртаклашты.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз