Камал театрында «Кино һәм музыка» уникаль концертлары

Музыка яратучыларга кинога!

«Алтын минбар» XXI Казан халыкара кинофестиваленең мәдәни программасы кысаларында узучы уникаль концертларга билетлар алу мөмкинлеге ачылды. Татар эстрадасы йолдызлары белән бергә кабатланмас кичләрне Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының искиткеч күркәм Көнчыгыш залында үткәрергә мөмкин.

6 Сентябрь, 19:00 сәг.

Максим Дунаевскийның 80 еллыгына багышланган концертында фильмнардан җырларны "Казан нуры" оркестры уйнавы белән берлектә Татарстанның халык артистлары Айгөл Бариева һәм Рөстәм Асаев, “Фәридә – Алсу” дуэты, Вил Усманов һәм Алсу Абельхановалар башкара.

Моңланабызмы, елмаябызмы? Уйланабызмы яисә тын калып мәңгелек аһәңен тыңлыйбызмы? Болар барысы да Максим Дунаевский музыкасы тудырган ихлас хисләр булачак.

Билетларны сатып алу: https://kazan-mfmk.com/programs/kino-i-muzyka/kino-i-muzyka-kontsert-posvyashchennyy-80-letiyu-m-dun...

7 Сентябрь, 19:00 сәг.

Әлеге кичне сәхнәдә Данияр Соколов җитәкчелегендә Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оркестры уйнавы белән берлектә Татарстанның халык артистлары Айгөл Бариева һәм Рөстәм Асаев, Алинә Шәрипҗанова, Вил Усманов, Алсу Абельханова булачак.

Илебезнең иң яхшы композиторларының берсе Алексей Рыбниковка 80 яшь булды. Аның көйләрен күпләребез белә һәм балачактан ук хәтерлиләр дә. Берничә буынга композиторның музыкасы яраткан фильмларга саундтрек кына түгел, ә балачак, үсмерлек һәм олыгаю чоры саундтреклары да булып тора.

Билетларны сатып алу: https://kazan-mfmk.com/programs/kino-i-muzyka/kino-i-muzyka-k-80-letiyu-a-rybnikova/

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз