"Алтын минбар" Казан халыкара кинофестивале AFRIFF Африка халыкара кинофестивале, Маскат халыкара кинофестивале һәм Европа-Азия мәдәни ассоциациясе (ЕАК) белән хезмәттәшлек турында килешүләр төзеде.
Беренче документка "Алтын минбар" башкарма директоры, ТР "Татаркино" дәүләт бюджет оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова һәм AFRIFF башкарма директоры, XXI Казан кинофестивале жюри әгъзасы Чиома Уде кул куйдылар.
Ике як та ил халыкларының мәдәни мирасы, традицион кыйммәтләре һәм кинематографиянең хәзерге торышы белән таныштыру өчен үзара фестивальләр һәм кино күрсәтүләрне бергәләп оештыру, кино чараларында катнашу өчен үз вәкилләре белән алмашуны максат итеп куйды.
«Мин нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен яңа офыклар ачкан мөһим килешүнең барлыкка килүенә чын күңелдән шат. Партнерлык фильмнар белән генә түгел, профессиональ тәҗрибә алмашу өчен дә мөмкинлекләр бирә: без кинофестиваль кунаклары белән уртаклаша һәм бай, кызыклы программалар булдыра алабыз. Шуны аңлау мөһим: фестиваль - ябык система түгел, ә төрле илләрнең кинематографик сәнгате белән тамашачыларны таныштырырга һәм танышырга мөмкинлек бирүче мәдәниятләр арасындагы чын күпер», - дип билгеләде Миләүшә Айтуганова.
Үз чиратында Чиома Уде Казанда жюри әгъзасы буларак кинофестивальдә катнашу аның өчен зур дәрәҗә булуын әйтте. Нигериядән килгән хөрмәтле кунак сүзләренчә, "Мәдәниятләр диалогы аша - диалог культурасына" дигән Казан кинофестивале девизы AFRIFF халыкара кинофестивале рухына туры килә. «Бу безнең мөнәсәбәтләрдә мөһим булган алга китешкә тәэсир итүче тарихи килешү. Хәзер безне ныклы партнерлык бәйли. Безнең мәдәни традицияләр күбесенчә кабатлана, бу озак вакытлы хезмәттәшлеккә искиткеч нигез тудыра, ул, һичшиксез, елдан-ел үсәчәк һәм ныгыячак», - дип әйтте ул.
"Алтын минбар" кинофестивале белән икенче килешүне Европа-Азия мәдәни ассоциациясе (ЕАК) директоры Ю Чунгуань (Кытай) имзалады.
«Бүген Россия, Татарстан Республикасы һәм Кытай арасында хезмәттәшлек тарихында яңа бүлек ачыла. Имзаланган килешү копродукция иҗатын үстерү өчен перспективалар ача. Кытай киноиндустриясе кино төшерү өчен шактый ресурсларга ия, ә кинокомпанияләр үз эшләрен Россия һәм Татарстан җәмәгатьчелегенә тәкъдим итәргә актив омтыла. Без булган мөмкинлекләр һәм тәҗрибә белән уртаклашырга әзер», - дип билгеләде Ю Чуньгуань.
Миләүшә Айтуганова күптән түгел Шанхай киностудиясенә барудан алган тәэсирләре турында сөйләде: "Бу чын "кино шәһәр". Киностудия уртак производствоны үстерү өчен зур потенциалга ия мәйданчык булып тора. Имзаланган килешүне уңышлы тормышка ашыру һәм Кытай белән бергә фильм төшерү безнең өметле партнерлыгыбызның иң зур казанышы булачак. Без киләчәккә оптимизм белән карыйбыз һәм бу проект киләсе елда ук Казан халыкара "Алтын минбар" кинофестиваленең конкурс программасында тәкъдим ителер дип өметләнәбез ".
Маскат халыкара кинофестивале президенты Мөхәммәт Абдулла Әл-Әҗми белән килешү төзеп, Миләүшә Айтуганова Әл-Әҗми әфәндегә жюри составындагы эше өчен рәхмәтен белдерде һәм Оман белән Татарстан арасында мәдәни һәм кинематографик элемтәләрне ныгытуга өметен әйтте. "Без беренче тапкыр сезнең илдән кинематографистлар белән тыгыз элемтәдә эшлибез һәм сезнең фестиваль эшендә катнашырга гына түгел, фильмнар алмашырга да өметләнәбез. Россиядә 15 төрле кинофестиваль һәм Мәскәүдән соң, һичшиксез, төп фестиваль, безнең Казан кинофестивале - хаклы рәвештә, әһәмияте буенча икенче урында тора. "Алтын минбар" ны безнең илдә гарәп киносы үзәге дип атарга мөмкин ", - дип уртаклашты ул.
Мөхәммәт Абдулла Әл-Әҗми хәбәр иткәнчә, Маскат халыкара кинофестивале - аларның патшалыгында унбиш кинофорумның берсе, анда тулы метражлы уен фильмнары катнаша. "Төрле елларда безгә гарәп киносының якты йолдызлары - иң яхшы режиссерлар һәм актерлар хөрмәтле кунак булып килделәр. Казан кинофестивалендә без бик күп югары сыйфатлы фильмнар күрдек. Шуңа күрә программада безнең Маскат фестивале фильмнары белән уртаклашсагыз, бик бәхетле булырбыз. Шулай ук без Оманда Татарстан картиналарын күрсәтүне оештырырга әзер ".
Әйтергә кирәк, соңгы алты елда гына "Алтын минбар" белән Иран, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Тунис, Согуд Гарәбстаны, Мисыр, Казахстан, Непал, Сирия һ.б. халыкара кинофестивальләр белән хезмәттәшлек итү турында 24 килешү имзаланды. Партнерлык килешүләрен гамәлгә ашыру барышында төрле илләрдә даими рәвештә Татарстан киносы көннәре оештырыла, бу чит ил тамашачысына төбәкнең уникаль мәдәни мирасы белән танышырга һәм җирле кинематографистларның талантын бәяләргә мөмкинлек бирә.