Казанда "823 километр" фильмы төшерелә башлады

Шушы көннәрдә Казанда Әмирхан Еники әсәрләренә нигезләнгән «823 километр» фильмының төп кадрларын төшерү эше башланды. Беренчеләрдән булып фильмның кайбер кадрлары Татарстан язучылар берлегендә төшерелде. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла фильмда үзен уйный.

«823 километр» дип аталган тулы метражлы нәфис фильмның сценарий авторы – Валерия Байкеева. Режиссерлар – Ирек Хафизов, Әмир Галиәскаров. Продюсер – Миләүшә Айтуганова. Фильмда Татарстанның халык артистлары Илдар Хәйруллин, Илдус Әхмәтҗанов, Алсу Гайнуллина, Татарстанның атказанган артистлары Әлфия Хәсәнова, Гөлчәчәк Хафизова, Фәнис Җиһаншин, артистлар Зөлфәт Закиров, Резеда Сәләхова, Илсаф Гыйззәтуллин катнаша.

Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

c8d942d0ac012d013256f45b1622dde0.jpgФото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз