Казанда ачык һавада "Капитан кызы" фильмы күрсәтеләчәк

Иртәгә, 6 июнь көнне бөек рус шагыйре Александр Пушкинның туган көнендә Рус теле көне билгеләп үтелә.

 Бу уңайдан Казанда Василий Аксенов скверында «Мир» кинотеатры янында бәйрәм узачак. Казанлылар һәм башкала кунаклары өчен бу бәйрәмне «Татаркино» оешмасы һәм Василий Аксеновның музей-йорты оештыра.

 Бу кичне тамашачылар алдында шагыйрьләр Игорь Тишин, Влад Осколин, Илья Ерашов, Камил Камальдинов, Васил Сәфәргалиев һәм Диана Дәүләтбердина чыгыш ясаячак. Бәйрәм чарасының ахырында А.С.Пушкинның повесте буенча төшерелгән Владимир Каплуновскийның «Капитан кызы» фильмы күрсәтеләчәк. 


Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз