Казанда Белорус киносы көннәре

17 августта «Синема 5» кинотеатрында (Петербург ур., 9) Россия Федерациясендә Беларусь Республикасы Мәдәнияте көннәре кысаларында белорус киносы күрсәтеләчәк. Биредә тамашачыларны ике фильм көтә – Дмитрий Астраханның «Судьба диверсанта» һәм Иван Павловның «Подрыв» тасмалары.

Чарада Белоруссия кинематографистлар берлеге рәисе Виктор Васильев, мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, «Татаркино» мәдәният учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова һәм ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров катнашачак.

Башлана – 18.00 сәгатьтә. Керү ирекле.

Беларусь Мәдәнияте көннәре Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Беларусь Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. Чараны оештыручы – Росконцерт.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз