Казанда «Кино+Театр» проектының беренче чарасы узды

«Кино+Театр» проектының беренче чарасы 5 ноябрьдә «Мир» кинотеатрында узды. Зур экранда «Мәңгелек буран» спектакле күрсәтелде. Ул Чыңгыз Айтматовның әһәмиятле әсәрләренең берсе булган ««Гасырдан да озын көн…» әсәре буенча режиссер Илгиз Зәйниев тарафыннан куелган.

Спектакльнең премьерасы 2018 елның 4 ноябрендә була. Соңгы тапкыр аны 2021 елда уйнаганнар. Чарада Татарстан Республикасының халык артисты Әсхәт Хисмәт катнашты. Актер белән очрашу бик җылы узды. Әсхәт Абдулла улы үзенең иҗат юлы һәм спектакльнең барлыкка килүе турында сөйләде. Шулай ук тамашачылар аның башкаруында җырлар да тыңладылар.

Киләсе очрашулар да җанлы һәм күңелле булыр дип өметләнәбез. Исегезгә төшерәбез, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры спектакльләре һәр якшәмбе 12 сәгатьтә "Мир" кинотеатрында (Достоевский урамы, 30) күрсәтелә.
Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз