1 декабрьдә бөтен ил буйлап "ХӘРБИ-ПАТРИОТИК ДИКТАНТ - 2025" старт алачак. Аның максатлары - гражданнарга хәрби-патриотик белем һәм тәрбия бирүне популярлаштыру, патриотизм дәрәҗәсен күтәрү, Россия Федерациясе халыкларының мәдәни күптөрлелеген, мирасын һәм тарихын саклауга карата кыйммәтне үстерү.
Биремнәр борынгы Русиянең хәрби батырлыкларыннан алып Россия Армиясенең хәзерге казанышларына кадәр, шул исәптән Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган блокны, шулай ук дәүләт символикасы, патриотик тематикага әдәбият һәм сәнгать әсәрләре белән бәйле сорауларны яктыртачак.
Диктантта катнашуның 2 форматы булачак: офф-лайн һәм он-лайн.
Диктантның офф-лайн формасында 1 декабрьдә (Мәскәү вакыты белән 10.00 сәгатьтә) 14 яшькә җиткән балалар катнаша ала. Диктант бушлай, халык алдында һәм махсус оештырылган мәйданчыкларда ачык үткәрелә.
Онлайн-платформада диктантта катнашу 2025 елның 1 - 14 декабрендә яшь чикләүләресез үткәрелә.
Сылтама буенча диктантның он-лайн форматында катнашу мөмкин: diktant.avangard-online.ru/ru/patriot...