"Халкым чишмәсе" регионкүләм татар яшьләре милли иҗат фестиваленә гаризалар кабул итү бара

"Халкым чишмәсе" регионкүләм татар яшьләре милли иҗат фестиваленә гаризалар кабул итү башланды!

2025 елгы әлеге чара Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана.

Фестиваль түбәндәге номинацияләрне үз эченә ала:

• "Сәнгати сүз уку";

• " Соло вокалы ";

• "Ансамбль вокалы ";

• "Халык биюе (соло) ";

• "Халык биюе (ансамбль) ";

• "Инструменталь музыка";

• "Халык һөнәрчелеге декоратив сәнгате" (рәсем сәнгате, графика, халык һөнәрчелеге, тегү эшләре һ.б.);

• "Милли сәнгать" (заманча татар иҗаты, татар стилендәге яңа музыкаль трендлар, диджей-комплект, фотосурәтләр һәм графика эшләре конкурсы).

Фестивальдә 14 яшьтән 35 яшькә кадәр булган яшьләр катнаша ала. Үзегезне күрсәтү белән беррәттән татар мәдәниятен саклау һәм үстерүгә өлеш кертү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

Үткәрелү вакыты:

I этап - сайлап алу туры. Ул 2025 елның 22 сентябрьдән 27 октябренә кадәр онлайн форматта үткәрелә.

II этап - финал. 2025 елның ноябрендә ""Шатлык" яшьләр үзәге"ндә үткәрелә.

Фестивальдә катнашу өчен:

- 2025 елның 27 октябре 23:59 сәгатенә кадәр гариза бирергә.

Гаризалар Яндекс - форма аша кабул ителә: https://forms.yandex.ru/u/68b80c11d046884911bd6318

Барлык сораулар буенча да телефон аша мөрәҗәгать итә аласыз: 89872299879, (8552) 39-94-85 (кабул итү бүлмәсе) яки электрон почтага язып: mc-shatlyk@mail.ru.


Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз