Хезмәттәшлекнең яңа этабы башлана - Гыйрак Татарстан киносын каршылый

Агымдагы елның 30 ноябреннән 3 декабренә кадәр Багдад һәм Вавилон шәһәрләрендә беренче тапкыр Татарстан киносы көннәре узды. Бу мөһим вакыйга Татарстан Республикасы белән Гыйрак арасында мәдәни элемтәләрне ныгытуда зур адым булды.

Әлеге чара Гыйрак башкаласы Багдадта 300гә якын тамашачы сыйдырышлы зур мәдәни үзәктә узды. Өч көн дәвамында тамашачыларга 5 фильм күрсәтелде: “Тарлан”, “Хәлимә”  (режиссеры Юлия Захарова), “Ибн Фадлан” (режиссеры Айназ Мөхәммәтҗанов), "Минем халкым – татарлар. Уңыш коды” (режиссер Олег Кондрашов), “Әлмәндәр” (режиссер Сергей Киатров).

Татарстан Республикасы делегациясе «Ибн Фадлан» фильмы режиссеры Айназ Мөхәммәтҗанов һәм «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры, «Тарлан» фильмы продюсеры Миләүшә Айтуганова тәкъдим итте. Алар җирле кинематографистлар һәм тамашачылар белән иҗади очрашулар үткәрде, тәкъдим ителгән фильмнар турында фикер алышып,  тәҗрибә уртаклаштылар.

Шулай ук Татарстан вәкилләренең 2025 елның апреленә планлаштырылган Гыйрактагы «А» классының төп фестивале булган Багдад кинофестивалендә катнашуы турында сөйләшүләр булды. Моннан тыш, киләсе елга Казанда Гыйрак киносы көннәрен уздыру да планлаштырылды.

Татарстан вәкилләре Вавилон университетына да бардылар. Анда махсуслаштырылган анимация факультеты эшли. Биредә студентлар белән очрашу һәм «Әлмәндәр» анимацион лентасын күрсәттеләр. Сөйләшү нәтиҗәләре буенча, яклар Татарстан Республикасының Вавилон анимацион фильмнар фестивалендә катнашу өчен үзләреннән берничә анимацион эш тәкъдим итәчәге турында килештеләр.

Татарстан киносы көннәре мәдәни казанышлар, идеяләр һәм тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына әверелде. Фикер алышулар һәр күрсәтүләрдән соң Багдад һәм Вавилон халкына тәкъдим ителгән эшләрнең тематикасына тирәнрәк төшенергә һәм аларның сәнгати кыйммәтен бәяләргә мөмкинлек булды.

Мондый чаралар халыкара мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм үстерүдә мөһим роль уйный. Кино сәнгате - илләр арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуга ярдәм итә.

Оештыручылар барлык катнашучыларга һәм чарага килгән кунакларга рәхмәт белдерде һәм киләчәктә уңышлы хезмәттәшлекне дәвам итүнең мөһимлеген ассызыклады.

"Бүгенге көндә мәдәниятара хезмәттәшлек мөһим роль уйный. Кино аша без төрле халыкларның яшәешен, гореф-гадәтләрен һәм кыйммәтләрен күрсәтә алабыз, бер-беребезне аңлау һәм хөрмәт итү өчен ишекләр ачабыз. Багдадтагы Татарстан киносы көннәре кебек вакыйгалар төрле милләт, мәдәният һәм дин әһелләренә башкаларның көнкүреше һәм гореф-гадәтләре белән якыннан танышырга мөмкинлек бирә. Бу халыкара дуслык үсешенә ярдәм итә һәм илләр арасындагы элемтәләрне ныгыта», - дип билгеләп үтте Миләүшә Айтуганова. «Без Гыйрак дусларыбызны 2025 елның сентябрендә Казанга XXI Казан халыкара “Алтын минбар" кинофестиваленә чакыруыбызга чиксез шатбыз. Гаризалар кабул итү ел башында ук башланачак һәм без түземсезлек белән яңа очрашулар көтеп калабыз. Мәдәният һәм сәнгать аша берләштерә торган яңа проектлар турында фикер алышулар дәвам итәчәгенә ышанабыз».


Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз