Красноярск краенда Татарстан киносы көннәре

8-10 декабрьдә Крансоярскида һәм Красноярск краенда Татарстан киносы көннәре узды. Әлеге программаны «Татаркино» мәдәният оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова һәм Татарстан Республикасының атказанган артисткасы Алсу Әбелханова тәкъдим итте.

Красноярск краенда тамашачыга Татарстан кинематографындагы яңа фильмнарны күрсәттеләр. Алар арасында «Тарлан» фильмы, «Әпипә» музыкаль комедиясе, Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез?» драмасы һәм Татарстан-Үзбәкстан копродукциясе булган «Сөмбел» фильмы бар иде.

Кино күрсәтү алдыннан Миләүшә Айтуганова КГАУК «Енисей кино» вәкилләре белән очрашты. Алар төбәк киносының уртак проблемалары турында фикер алышты, хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләште.

Красноярск краеның Халыклар дуслыгы йортында «Әпипә» фильмына тулы зал җыелды.

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз