«Кырык дүртнең май аенда» фильмына кастинг дәвам итә

13-14 февральдә «Татаркино»да Татарстанның халык язучысы Нурихан  Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча төшереләчәк фильмга кастинг узды. Оештыручылар кинотасмага актерлар сайлауны дәвам итәргә булган. Өстәмә көн 20 февральгә билгеләнгән.

Фильмның режиссеры Александр Далматов: «Кастингның беренче көннәре уңышлы узды, шактый кеше килде. Иң сөендергәне – балаларның күп булуы. Бүгенге көндә Камиләттәй, Сәлим рольләрен башкарырга претендентлар бар. Әлегәчә төп героиня Хәмдияне роленә актриса сайланмады. Өстәмә көн билгеләвебезне сорап төрле театр актерлары шалтыратты. Иҗат төркеме белән актерлар сайлауны дәвам итәргә булдык», - дип белдерде.

Кастингка килүчеләрнең татарча сөйләшүе төп шарт булып тора. Фильмның иҗат төркеме Хәмдия, Сәлим, Азат рольләренә яшь актерлар һәм Әлтәф образына 10-13 яшьлек чандыр гәүдәле малайлар эзли. Героиняның әнисе Камиләттәй роленә 50-60 яшьлек төз буйлы актриса кирәк.

Актерларны фильмның режиссеры Александр Далматов, картинаның директоры, К.Тинчурин театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов, Нурихан  Фәттахның хатыны, Татарстанның атказанган табибы Руфина Фәттахова, «Татаркино» учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова сайлаячак. 

Кастингта катнашырга теләүчеләрне Казан шәһәре, Петр Алексеев ур., 3 йорт адресы буенча көтеп калабыз.

Башлана: 12:30

Алдан язылу өчен сылтама: https://docs.google.com/document/d/1Q8WrcebEWfHtxpkerRMEzQFAilFEwJv4UQ0f8FmD0Bg/edit

Кастинг буенча махсус төркем: https://chat.whatsapp.com/BeYkyvgOfEqDmzaYWGCNzG

Өстәмә мәгълүмат: +7 917 279-41-76 – Ирек Хафизов


Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз