"Ленфильм" киностудиясе бүген үзенең туган көнен билгеләп үтә



"Ленфильм" киностудиясе бүген үзенең туган көнен билгеләп үтә. 112 ел элек 1914 елның 5 мартында киностудия оештырыла, ул тамашачыларга «Дело Румянцева» һәм «Дама с собачкой», «Гамлет» һәм «Король Лир», «Свадьба в Малиновке» һәм «Человек-амфибия», «Начальник Чукотки» һәм «Приключения Шерлока Холмса и доктора Ватсона», «Соломенная шляпка» һәм «Собака на сене», «Полосатый рейс» һәм «Особенности национальной охоты», «Итальянец» һәм башкалар кебек чын кинематографик һәм телевизион шедеврлар бүләк итә.

"Ленфильм" ел саен берничә дистә тулы метражлы нәфис фильм чыгара. Уен картиналары белән бергә биредә телесериаллар, музыкаль клиплар, реклама роликлары һәм документаль фильмнар төшерелә.

"Ленфильм" фильмнарының иң яхшы тасмалары "Алтын минбар" Казан халыкара кинофестиваленең махсус күрсәтүләре кысаларына кертелә.

Хезмәттәшләребезне киностудиянең туган көне белән котлыйбыз, бетмәс-төкәнмәс иҗади энергия һәм тамашачыларының өстәлеп торучы мәхәббәтен телибез. Һәр яңа фильм бөтен дөнья тамашачыларына сөенеч һәм соклану китерсен!

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз