Любовь Казарновская белән "Алтын минбар" Казан халыкара кинофестивале кысаларында иҗади очрашу һәм "Онегин кунакханәсе" фильмын тамашачыларга күрсәтү узды

"Мир" кинотеатрында "Алтын минбар" XXI Казан халыкара кинофестивале кысаларында "Онегин кунакханәсе" фантазия фильмын күрсәтү, шулай ук Россиянең танылган опера җырчысы һәм актрисасы Любовь Казарновская белән иҗади очрашу булды.

Тамашачы актрисаны бик җылы һәм дәртле каршы алды. Инициативаны үз кулына алып, Любовь Казарновская Казанда узган беренче фестивальләр турында истәлекләре белән дә уртаклашты: «Казанга килгән саен күңелемдә дулкынландыргыч шатлык тоям, мин моны чын күңелдән әйтәм. Безнең фильм фестиваль кысаларында "Тулы метражлы уен фильмнары" номинациясендә күрсәтеләчәген белгәч, мин шунда ук аңладым монда булырга тиешлегемне».

Любовь Казарновская билгеләп үткәнчә, кино төшерү мәйданында фантастик атмосфера хөкем сөргән, анда аларны А.С. Пушкин поэзиясе һәм П.И. Чайковскийның бөек музыкасы үз галәменә өереп алган.

"Отель Онегин" фильмы стереотипларны җимерә, бу музыка, поэзия, анимация һәм актерлык уенының үзара үрелеп баруында чагыла. «Мондый төр әсәр төшерү инде күптән Станиславский да ук барлыкка килә, һәм безгә моны режиссер Ирина Евтеева белән тормышка ашыру насыйп була. Бу актерларның тере уйнавы белән беррәттән пыялага төшереп ясалган анимация һәм курчак уены анимациясе берләштерелгән картина. Һәм болар барысы да Италия стилендәге дель арте комедиясен чагылдыра. Бу тулысынча авторлык киносы» - дип бүлеште Любовь Казарновская.

Фильмда режиссер-аниматор Барриның Пушкин поэзиясенә гашыйк булуы турында сөйләнелә. Ул Россиягә килә һәм Пушкин галәменә эләгә, анда аны танылган Галим Мәче озата бара, ул Пушкин белгече булып чыга һәм тылсымлы баш киеменә ия булып кешегә әверелә.

Кино караганнан соң зал көчле алкышларга күмде, ә Любовь Казарновская белән фотога төшәргә һәм үз сорауларын бирергә теләүчеләр чираты тезелде. Һәм озак вакыт фильмны ясаучыларны җибәрмичә сорау-җавап очрашуына калдылар.

Исегезгә төшерәбез, 5-9 сентябрьдә Казанда үткәрелүче «Алтын минбар» фестивале Россия Федерациясе Мәдәният Министрлыгы ярдәме күрсәткән кино проектлары исемлегенә кертелде һәм «Россия - Ислам Дөньясы» стратегик күзаллау төркеме белән берлектә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә үткәрелә. Форум девизы: "Мәдәни багланышлар аша бердәмлек".

Таратуга язылыгыз
Соңгы яңалыкларны кабул итегез
һәм киләсе вакыйгалар белән хәбәрдәр булыгыз